Татарстан Республикасы милли-мәдәни автономиясе активының Әзербайҗан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Алиева Сабина белән Татарстан халыклары Дуслыгы йортында очрашу узды. (ФОТО)
Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, «Татарстан Республикасы Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Баһрам Мостафаев, шулай ук берләшмә активистлары да катнаштылар.
Очрашу барышында Татарстанның мәдәни тормышында Әзербайҗан җәмәгатьчелегенең роле турында фикер алыштылар.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге