Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Путин Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгытырга кушты

Путин Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгытырга кушты

admin 19.06.2024

Россия Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләрен һәм мөһим фән казанышларына нигезләнгән технологияләр исемлеген раслады. Алар арасында Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгыту, иҗтимагый һәм милләтара мөнәсәбәтләрне формалаштыру һәм социаль-психологик технологияләрен үстерү тора. Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган Указ хокукый актлар бастырып чыгарыла торган рәсми порталда урнаштырылган.

kremlin.ru

Документта фәнни-технологик үсешнең җиде өстенлекле юнәлеше китерелә. Бу югары нәтиҗәле һәм ресурсларны саклаучы энергетика; профилактик һәм персональләштерелгән медицина; югары продуктив һәм табигый мохит үзгәрешләренә чыдам авыл хуҗалыгы; мәгълүмат алу, саклау, тапшыру һәм эшкәртү куркынычсызлыгы; интеллектуаль транспорт һәм телекоммуникация системалары, шул исәптән автоном транспорт чаралары; климат үзгәрешләренә яраклашу;  Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгыту һәм аның белем дәрәҗәсен арттыру.

«6 ай эчендә бердәмлекне тәэмин итү буенча фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләрен куллануны һәм фәнни-технологик үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда иң мөһим фәнни технологияләр исемлеге буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга, шул исәптән әлеге Указ нигезендә Россия законнарына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», — дип ачыклык кертелә текстта.

Указ имзаланган көннән, ягъни 2024 елның 18 июненнән, үз көченә керде.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57