Татарстан һәм Һиндстанның мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Әхмәт Гыйлькар Казанда Һиндстан консуллыгының ачылуы турындагы яңалыкка: « Бу бик көтелгән вакыйга һәм ул ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк», — дип аңлатма бирде.
Кичә Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россиянең Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә ике яңа консуллыкның ачылуы турында игълан итте. Бу хакта ул Мәскәүдәге чыгышы вакытында әйтте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 6 июньдә үк Һиндстан консуллыгы Казанда ачылырга мөмкин дип билгеләде, ә БРИКС саммиты вакытында карар кабул ителүе көтелгән иде.
«Консуллыкны ачу турындагы сүз Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле илчесе Аджай Малхотраның Казанда 2012 елгы визитыннан бирле бара. Ул вакытта ук инде консуллык ачу мөмкинлекләре турында фикер алышу булган иде. Бу хәбәр безнең өчен көтелмәгән түгел, ә киресенчә, без моның тормышка ашачагын белдек», — дип билгеләп үтте Иштиак Әхмәт Гыйлькар. Ул Һиндстан гражданнары өчен Татарстан — кызыклы төбәк, дип өстәде.
Гыйлькар сүзләренчә, консуллыкны ачу Татарстанда яшәүче һәм эшләүче Һиндстан гражданнарының тормышын шактый җиңеләйтәчәк. «Һиндстаннан килгән күп санлы студентлар Казанда белем ала, шулай ук аспирантлар да килә. Сүз уңаеннан, КФУ базасында Һиндстан илчелеге һәм Джавахарлал Неру исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә һинд телен укыту буенча һиндология үзәге ачылды. Моннан тыш, Һиндстан белән актив хезмәттәшлек итүче күп заводлар Татарстанда урнашкан. Шуңа күрә, консуллыкта ихтыяҗыбыз бик зур иде дип ассызыклыйсым килә. Минемчә, Казан шәһәрен сайлавыбыз очраклы түгел: ул — гасырлар буе гореф-гадәтләрне саклап, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре яши торган шәһәр. Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен тудырылган платформа-Россиядәге уникаль үрнәк», — дип өстәде ул.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге