Дуслар, сезне татар телендә төрки-кытай мөнәсәбәтләре турында әдәбият һәм сәнгать күзлегеннән чыгып лекция тыңларга чакырабыз. Ул 10 нчы сентябрьдә Татарстан халыклар Дуслыгы йортында үтәчәк.
Лекциядә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков чыгыш ясый. Әлеге очрашуда “Галиябану” җырын кытай телендә тыңларга мөмкин булачак. Аны “Голос”музыкаль проекты финалисткасы Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарачак.Шулай ук Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” документаль романына кыскача күзәтү ясалачак.
Чарага теркәлү әлеге сылтама буенча:
https://tatar-yadkarlre.timepad.ru/event/3026736/
ТХДЙ мәгълүмат үзәге