Татарстан Ассамблеясе һәм халыклар Дуслыгы йорты чираттагы тапкыр ятим балаларны үзенә җыйды. Аларның әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган. Милли-мәдәни берләшмә вәкилләре сабыйлар өчен «Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит” акциясен үткәрделәр.
Әлеге акция Татарстан Ассамблеясе һәм халыклар Дуслыгы йортының “Үз геройларыбызга ярдәм итик” социаль проекты кысаларында уздырыла. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтиләре ватан иминлеге өчен гомерләре белән түләгән балалар белән очрашты. Чарада Татарстан Рәисенең милли сәясәт Департаменты идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты.
Алар өчен Дуслык йортында мастер-класслар оештырдылар. Әниләр яшеренә торган челтәрләр үрде.Ә балалар фронтка Ватанны саклаучыларга хатлар яздылар.
Балалар хатларын уртак теләкләр берләштерә-“Сау сәләмәт һәм җиңү белән кайтыгыз!” Һәр бала конвертка изге теләкләр белән “җан җылысын “ салды.
Әлеге балалар имин тормыш бәясен бик яхшы аңлый-аларның иң якыннары Ватанны яклап фронтта баш салган бит. Татарстан Ассамблеясе һәм халыклар Дуслыгы йортына караган милли-мәдәни берләшмәләр чираттагы тапкыр әлеге балаларга авыр вакытта ярдәм кулын сузды. Бу юлы алар 40 балага мәктәп кирәк -яраклары,»Детский мир» кибетенең картасын һәм баллы бүләкләр өләштеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында әлеге акциянең Татарстан халкын катлаулы вакытта берләштерүче булуына басым ясады.
“Ватанны сакларга кирәк булгач, Татарстан халкы Махсус Хәрби операция зонасына китте. Алар үз бурычлар намуслы итеп үтиләр.Безнең максат хәрбиләр һәм алар гаиләләренә ярдәм итү.Республикада 175 милләт тыныч һәм тату тормыш итә. Алар Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керитәләр. Татарстан Ассамблеясе һәм халыклар Дуслыгы йорты махсус хәрби операциядәгеләргә һәм анда һәләк булучыларга ярдәм итү юнәлешендә бик зур эш башкара.Әрмән,чечен,таджик,әзербайҗан,вьетнам,удмурт, мордва м милли-мәдәни автономияләрһәм Һиндыстан белән татарстан арасындагы багланышларны үстерү үзәге безнең балаларны бүләкләр белән тәэмин итте.Әлеге ярдәм балалар өчен бик мөһим. Аларның әтиләре Ватанны яклап һәлак булды”,-дип әйтте ул.
Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты әлеге балалар өчен концерт программасын әзерләде.Оештыручылар әйтүенчә, бу бина ишекләре сабыйлар өчен һәрвакыт ачык. Алар халыклар Дуслыгы Йортының иҗат коллективларында һәм якшәмбе мәктәбендә шөгылләнергә килә ала.
“Үз геройларыбызга ярдәм итик” социаль проектын Татарстан Ассамблеясе һәм халыклар Дуслыгы йорты уйлап табып тормышка ашыпрды.Ул кабат милли-мәдәни берләшмәләрне ярдәм кулын сузу өчен бергә туплады.
Шунысын искәртергә кирәк, хәзерге вакытта таджик милли-мәдәни автономиясе вәкилләре махсус хәрби операция зонасына автомобиль сатып алып җибәрү өчен акча җыя. Ә моннан берничә атна элек Яр Чаллы таджиклары фронтка радиоэлектрон көрәш комплексын алып җибәргән иде. Аны Татарстанның “Тимер”бронегруппасы вәкилләре кабул итеп алган инде. Татарстан мариларның милли-мәдәни автономиясе шулай ук фронттагы хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан аларга УАЗ автомобилен сатып алды. Ул махсус хәрби операция зонасына барып җиткән.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге