Азат Зыятдинов 1939 елда Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлый, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә эшли. Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасында укый, «Математик модульләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» темасына диссертация яклап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. Ул — 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы. Ул 2017 нче елның сентяберендә вафат була.
Түбән Камада Атказанган химик, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Шәймулла улы Зыятдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар.
Соңыннан киң җәмәгатьчелек Азат Зыятдиновның истәлегенә багышланган кичәгә җыелды. Татар халкының күренекле галиме, милли хәрәкәт җитәкчесе турындагы хәтирәләре белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты Берлеге рәисе Ренат Вәлиуллин уртаклашты.
“Азат Зиятдинов гаиләбезнең дусты иде. Бала чактан ук аның олуг шәһес икәнлеген аңлый идем. Әйткән киңәшләре бүген дә тормышымда ориентир булып тора”,-дип билгеләп үтте Ренат Вәлиуллин.
Азат Зыятдиновның хезмәт юлы «Түбән Кама Нефтехим» да башланган. Ул биредәге цехта мастер буларак эшли башлый һәм предприятиедә фәнни-технологик үзәк директоры булып карьерасын тәмамлый. Дистәләгән ачышлар һәм фәнни хезмәтләр авторы, Татарстан Республикасы Конституциясен эшләүдә катнашкан, туган ягында милли бакчалар, мәктәпләр, китапханәләр оештыруда ярдәм иткән.
Чордашлары Азат Зыятдиновны бик гыйлемле, төпле фикер йөртүче һәм милләте өчен җан атып яшәүче шәхес буларак искә алдылар.
ТХДЙ мәгүлүмат үзәге