“Безнең йорт — Татарстан” республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты 4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара кысаларында узачак.
Фестивальнең зона турлары октябрь аенда 7 муниципаль районда узды: Апас, Арча, Нурлат, Менделеевск, Лениногорск, Мөслим һәм Казан. Фестивальнең сайлау этабы аны уздыру чорында иң массакүләм этапның берсе булды. Барлык муниципаль районнардан 433 гариза бирелгән, 4 меңгә якын катнашучы үз талантларын күрсәткән. Гала-концерт сәхнәсенә республиканың 31 районыннан ярты мең артист чыгачак.
Алар «Халыклар күп — Ватан бер!» шигаре астында Россиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсе буларак иҗади яктан тәкъдим ителәчәк. Тантаналы чара кысаларында Татарстан халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларга дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасының иҗади коллективларына Раис исеменнән акчалата сертификатлар тапшыру, шулай ук фестиваль лауреатлары дипломнары белән бүләкләү булачак. Чараны турыдан-туры трансляцияләүне ТНВ телеканалы алып барачак. Фестивальне оештыручылар: Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге