Питрәч районының Кәвәл авылында Качману бәйрәмен үткәрделәр. Борынгы йолада Крәшен Сәрдәсе чиркәве рухание Дмитрий Сизов катнашты. Аның аңлатуынча, бу вакытта суны Ходай нигъмәтләндерә, шул сәбәпле ул бозылмый.
Авыл халкы чишмәгә чиратка басты. Туган якларына бәйрәмгә Казаннан кайтучылар да күп иде биредә.
Кемдер чиләк һәм шешәләренә чишмә суын тутырды, кемдер суга чумырга керде. “Асыл тәңкә” халык ансамбле башкарган борынгы жырлар бәйрәмгә ямь өстәде.
Крәшен Сәрдәсе рухание Дмитрий Сизов әйтуенчә, кащману вакытында суга чуму христиан диненә кагылмый, ул халкыбызның борынгы йолаларының берсе.
Фотолар «Алга» газетасыннан алынды
ТХДЙ, «Алга» газетасы материаллары буенча