30 гыйнварда Татарстан сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә быел Бакый Урманчы исемендәге премиягә тәкъдим ителгән авторларның күргәзмәсе ачылачак.
Биредә җиде рәссам, өч график, дүрт декоратив-гамәли сәнгать остасы һәм өч сәнгать белгече эшләрен тәкъдим итәләр.
Урманчы исемендәге премия – сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә иң абруйлы премияләрнең берсе. Ул ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, профессиональ татар рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче исемен йөртә. Бүләк 1998 елдан бирле аерым авторларга һәм иҗат коллективларына тапшырыла.
Узган елларда премия лауреаты булучылар арасында: Зөфәр Гыймаев, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин, Анатолий Егоров, Виктор Аршинов, Александр Петров, Фәридә Хәсьянова, Светлана Гарбузова, Наилә Кумысникова, Рөстәм Шәмсутов, шулай ук сәнгать белгечләре Анатолий Новицкий, Динә Вәлиева, Рауза Солтанова, Ольга Улемнова, Динә Әхмәтова бар.
Урманчы Бакый Идрис улы (23.02.1897-6.08.1990 еллар) -, скульптор, график, педагог, шулай ук ТАССРның, РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы (1972 ел). Һөнәри татар рәсем сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Премия рәссамның тол хатыны, галим-фольклорчы Флора Ваһаповна Әхмәтова-Урманче инициативасы белән гамәлгә куелган.
Күргәзмә 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге