Татарстан Халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук миграция законнарына кагылышлы яңалыклар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. (ФОТО)
Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән мондый очрашуларның традициягә әйләнүен билгеләп үтте.
«Республика территориясендә агымдагы миграция ситуациясен контрольдә тоту максатларында Татарстан Халыклары ассамблеясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары арасында миграция сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде һәм, димәк, квартал саен киңәйтелгән составта «түгәрәк өстәл» уздыру турында килешүгә ирешелде, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Катнашучыларның киң составы эчтәлекле һәм һөнәри диалог оештырырга, миграция сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле проблемаларны тирәнрәк карарга мөмкинлек бирә».
Очрашуга республика хөкүмәте, көч структуралары һәм Иҗтимагый палата, Яшьләр министрлыгы һәм югары уку йортлары, Татарстан таможнясы, «Казан» халыкара аэропорты вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре директорлары, яшьләр оешмалары лидерлары чакырылган иде. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин миграция законнары мәсьәләләренә аерым тукталды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, миграция сәясәте мәсьәләләрен хокукый җайга салу җитди үзгәреш кичергән. Узган ел законсыз миграциягә каршы көрәшкә, шулай ук миграция сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән 14 яңа федераль закон кабул ителгән. Аерым алганда, кабул ителгән чаралар мигрант балаларының мәктәпкә кабул иткәндә рус телен белүен мәҗбүри тикшерүгә кагыла.
«Закон Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. Хәзер әлеге яңалыкларны гамәлгә ашыру буенча системалы һәм институциональ яктан тәэмин ителгән эшне җайга салу мөһим», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров үзенең докладында алдагы утырыш протоколында билгеләнгән йөкләмәләрне үтәүгә юнәлтелгән планлы эш башкарылуын билгеләп үтте. Ул хокук саклау органнары белән берлектә һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашында миграция өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә, аңлату әңгәмәләрен, тематик очрашуларны һәм хокукый грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән уртак профилактик чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын ассызыклады.
«Милли-мәдәни автономияләр вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә мигрантлар арасында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән рейдларда катнаша. 2024 елның ноябрендә НКА Рәисе урынбасарлары үзбәкләр һәм таҗиклар белән берлектә чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның күпләп була торган урыннарында күчмә рейд чаралары үткәрелде. Бу юнәлештә эш дәвам итә», — диде үзенең чыгышында Тимур Кадыйров.
Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең даими рәвештә үз ватандашлары арасында аңлату эшләре алып баруларына игътибар итте, законнардагы үзгәрешләрне мониторинглауны гамәлгә ашыралар һәм ватандашларына актуаль яңалыклар турында оператив мәгълүмат бирәләр. Бу эш кысаларында Татарстан халыклары дуслыгы йортында консультацияләр һәм очрашулар даими үткәрелә.
Узган ел республикада 99 меңнән артык мигрант миграция исәбенә куелган. Яртысы диярлек эш максатыннан кергән (46,2%), 17% укуга һәм шәхси максатларга туры килә.
«Саннар шактый зур, һәм алар иң беренче чиратта республиканың өстәмә эшче көчкә мохтаҗ булган эре сәнәгать үзәкләренең берсе булуы белән аңлатыла, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Монда шуны әйтергә тиешмен: без – дәүләт хакимияте органнары, Татарстанның күпмилләтле җәмәгатьчелек оешмалары – һәрвакыт милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итә һәм саклый алдык. Әмма без шуны да аңлыйбыз: чит ил гражданнарының килүе, аларның балаларын укытуны һәм адаптацияләүне тәэмин итү законнар кысаларында тәртипкә салынырга тиеш».
Республика чараларына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисе кичә имзаланган, чит ил кешеләрен ун өлкәдә, шул исәптән таксида эшкә җәлеп итүне тыя торган Указ турында искә төшерде. Парламент җитәкчесе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен әлеге яңалыклар буенча үз ватандашларына аңлату эшләре алып барырга чакырды.
«Залда утыручылар кабул ителгән теләсә нинди норматив хокукый актның администрациягә, шул исәптән тиешле аңлату эшләрен уздыруга мохтаҗ булуын яхшы аңлыйлар, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Закон таләпләрен үтәү мәсьәләсендә тиешле чараларны гамәлгә ашыруның мөһимлегенә һәм кирәклегенә игътибар итәм. Ассамблея хезмәткәрләре, Халыклар дуслыгы йортлары бу мәсьәлә белән милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре кебек үк җентекләп шөгыльләнергә тиеш».
Чит ил гражданнарының миграция һәм адаптацияләү мәсьәләләре буенча доклад белән шулай ук «Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Абдуманоб Абдусатаров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма җитештерү бүлеге өлкән инспекторы Искәндәр Билалов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, «Казан Рустехника» ҖЧҖ директоры Хассан Фисал Атделуф Абрауф чыгыш ясадылар.
Түгәрәк өстәл эшен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләрен мигрантларны социаль адаптацияләү буенча эшне көчәйтергә өндәде.
«Үз — үзеңә гамәлдәге законнарны аңлату, укытуда ярдәм оештыру өчен тагын нәрсә эшләргә һәм моның өчен нинди ресурслар кирәклеге турында һәрвакыт сорау бирергә кирәк», – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе.
ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте материаллары буенчаТХДЙ мәгълүмат үзәге