Татарстан удмуртлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, полиглот Алексей Арзамазов язган “Татарча сөйләшик” дигән сүзлек-китап татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен. Китап гади генә мисаллар белән башланып китә дә, ахырга таба катлаулана төшә. Шуңа күрә “Татарча сөйләшик” сүзлек-китабын телне бөтенләй белмәгән кешеләр дә рәхәтләнеп куллана ала.
Укучылар беренче дәресләрдән үк татар теленең грамматик һәм коммуникатив принципларын бик яхшы аңлый алачаклар. Нәтиҗәдә яңа сүзләр өйрәнү, сөйләм телен үзләштерү җиңел һәм күңелле барачак. Китап ахырында полилингваль сүзлек тәкъдим ителә.
Әлеге китап татар телендә сөйләшергә, укырга-язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен файдалы булачак.