Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда «Без тарихта эзлебез» фестивалендә жиңүчеләрне тәбрикләделәр

Казанда «Без тарихта эзлебез» фестивалендә жиңүчеләрне тәбрикләделәр

admin 09.07.2025

Казанда, Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасы «Без тарихта эзлебез» дип аталган Шәҗәрә фестивале булып узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән бәйгедә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент җитәкчесе шулай ук барлык катнашучыларны Россиядә бүген билгеләп үтелә торган матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  белән котлады.

«Республика гаиләләрендә туган телгә бик сак карауларына һәм гореф-гадәтләрне саклауларына шатмын,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – Без сезнең белән бәхетле кешеләр, Татарстанда республикада яшәүче барлык халыкларга туган телләрендә аралашу, греф-гадәтләрен саклау өчен барлык шартлар да тудырылган».

Милләтара тынычлык һәм татулык – республиканың алга таба үсешенең нигезе, Россия Президенты Владимир Путин Татарстанны илнең терәк төбәкләре дип атавы очраклы түгел, дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, барлык халык бәйрәмнәре бергә билгеләп үтелә. «Димәк, без халыкларыбыз арасындагы дуслыкны кадерлибез һәм бәялибез, бер- беребезнең уңышларына сөенәбез, һәм аны алга таба да саклаячакбыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Бүген без күпмилләтле халкыбызның яхшы эшләвен һәм сәхнәдә үзен күрсәтә алуын күрдек. Әмма без бүген күргән иң мөһим әйбер  – гаиләләрнең бердәмлеге, аралашу һәм җырлар аша мәдәни байлыгыбызны саклап калулары һәм буыннан-буынга тапшырулары».

Фәрит Мөхәммәтшин «Без тарихта эзлебез» Шәҗәрә фестивалендә катнашучыларга, җиңүчеләргә һәм аны оештыручыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

Искәртеп узабыз, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла торган фестиваль гаилә багланышларын ныгытуга, үз нәселеңнең тарихына кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Фестиваль Татарстан гаиләләрендә зур кызыксыну уятты. Аның мәшһүрлеге елдан-ел арта бара. Быел конкурста 299 гаилә катнашкан, зона этабына 41 гаилә узган. Финалга алты дус гаилә командасы чыкты. Алар барысы да үз тарихларын кадерләп саклыйлар. Бу нәселләрнең күп кенә вәкилләре республика елъязмасында үз эзләрен калдырганнар.

«Без тарихта эзлебез» фестивале инде җиденче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстанда яшәүчеләрне нәсел традицияләрен саклау, киләчәк буыннарга гаилә кыйммәтләрен тапшыру һәм ата-баба мирасына хөрмәт белән карау идеясе тирәсендә берләштерә. Җиде ел эчендә фестивальдә 1,3 мең гаиләдән 14,5 меңнән артык кеше катнашкан. Катнашучылар арасында – 40 елдан артык бергә яшәүче гаиләләр, күп балалы гаиләләр, шулай ук уннан артык бала тәрбияләүче гаиләләр.

Фестивальдә катнашучылар үзләренең шәҗәрәләрен иҗади номерлар аша тәкъдим иттеләр, гаилә киемнәрен күрсәттеләр, милли ризыклар әзерләделәр һәм ата-бабаларының тарихы белән уртаклаштылар.

Быел фестивальнең финалына Казаннан, Балык Бистәсе, Актаныш, Мамадыш, Кайбыч һәм Сарман районнарыннан алты гаилә чыкты. Аларның кайберләренең шәҗәрәләрендә 20 буын исәпләнә, икенчеләренең тарихы XII гасырдан башлана.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

Продолжить чтение

Назад: «Байтирәк» проектында солдатка озату йолаларын курсәттеләр
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан халыклары ассамблеясе милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57