Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Туганайлар» Медиа-Питрау оештырды

«Туганайлар» Медиа-Питрау оештырды

admin 16.07.2025

Бәйрәм Татмедиа бинасы янындагы ял паркында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Казансу” ансамбле җырулары белән башланып китте.

Алып баручы Вадим Шрыков сүзне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка һәм “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губинага бирде.

 “Безнең «Татмедиа»да бәйрәмнәр еш була, «Медиа-Питрау» – шундыйларның чираттагысы. Татарлар, руслар, чувашлар, якын туганнарыбыз керәшеннәр – барыбыз да бертуганнардай тату эшлибез.  “Туганайлар” газетасы әйбәт кенә чыгып килә. Биредә үткән Питрау ул – уникаль вакыйга”, – дип әйтеп үтте бәйрәм котлавында Шамил Садыйков.  

Аның фикерен дәвам итеп, Юлия Губина:

“Җитәкчеләребезгә рәхмәт, алар безгә мотивацияләр бирәләр, “Татмедиа” бинасы янында Питрау үткәрү традициясе дәвам итсен”, – дип искәртеп үтте һәм җыелган халыкка күңелле ял теләде.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова исеменнән котлап, бүгенге көндә директор вазифасын үтәүче Ирина Муллина да сәламләде:

“Керәшен мәдәнияте җыруларда һәм йолаларда гына түгел, ә безнең язылган язмаларда, репортажларда, социаль челтәрләрдә яши. Бу бәйрәм – традиция һәм инновацияләрнең кулга-кул тотынышып баруын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. “Туганайлар” редакциясенә барлык этномәдәни проектларыбызны яктыртуга һәм мәдәниятебезне саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең эш бик тиз үзгәрә торган дөньяда безнең үзенчәлекне сакларга ярдәм итә”.

Ирина Айдаровна “Туганайлар” редакциясе SMM-белгече Алиса Әхмәтшинага, үзара хезмәттәшлек һәм мәдәниятебезне яктыртуга керткән зур өлеше өчен, Җәкәү йортының “Рәхмәт хаты”н да тапшырды.

“Татмедиа”да уздырылган һәр бәйрәм дә күңелле уза. Бөтен бәйрәмнәргә «медиа» сүзе өстәлә, килгән халык ял итә, күңел ача. «Медиа-Питрау»ны үткәрүнең тагын бер уңай ягы бар, шул рәвешле безнең керәшеннәр һәм газетабыз турында тагын да күбрәк кеше, әле Казанда гына түгел, башка төбәкләрдәгеләр дә белә.

Мисал өчен, бүгенге бәйрәмгә килгән Мордовия татарларын әйтеп үтәргә кирәк.

“Без Саранск шәһәрендә яшибез. Казанга ял итәргә килгән идек. “Татмедиа” янында Питрау бәйрәме узачагын ишеткәч, керәшеннәр белән танышыр өчен, махсус бирегә килдек. Бик күңелле бәйрәм итәләр. Җырулары, милли киемнәре бик матур”, – диделәр гаиләләре белән килгән Туктаровлар.

Кызлары Дианага кыр чәчәкләреннән үрелгән такыялар бик ошады, ул аларны башына киеп карады, фотога төште.

Бәйрәмгә килгән кунакларның берсе – 86 яшендәге Нурания Хәсәнова белән дә сөйләшеп тордык.

“Бик теләп киләм керәшен карендәшләребезне күрергә. Җыру-биюләрен, үзләрен яратам. Биюләренә кушылырга әле исәбем, аларның бию хәрәкәтләре үзенчәлекле. Икенче елга да Казан Питравына килергә уйлыйм”, – дип күңелне күтәрде Нурания әби.

Безнең сүзгә Екатерина (Балык Бистәсе ягындагы Керәшен Казысы кызы) һәм аның ире Илдус Гарифуллин да кушылдылар:

“Казан үзәгендә Питрау үткәрелүенә бик сөенәбез. Рәхәтләнеп концерт карап китәбез. Рәхмәт, оештыручыларга”.

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова һәм Надежда Гаврилованың Медиа Питрауны әле беренче генә күрүләре.

“Ерак юлларны якын итеп килүебезнең төп сәбәбе –“Туганайлар” газетасы редакциясе хезмәткәрләрен хөрмәт итүебез. Икебез дә балалар бакчасында эшлибез, Казан Питравындагы җырларны, уеннарны балаларга да өйрәтербез”, – диде алар.

Скверда фотозона ясалган иде, килгән кунаклар такыялар киеп фотога төштеләр. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Марина Карпова, «Керәшен чибәре-2014» титул иясе Алина Давыдова, яшь җырчы Игорь Дмитириев чыгыш ясады. “Зәкәрия” төркеме дә халыкны дәртле җырлары белән сөендерде.

Марина Карпова бик күп тапкырлар инде махсус хәрби операциядәге егетләребез янында булып, үз егетләребез белән күрешүе хакында әйтте:

“Зәй районына концерт белән баргач, шундагы егетләрнең берсе яныма килеп, ялга кайтуын әйтте. Аларга исән-сау үз туганнары янына тизрәк кайтуларын телик”, – диде ул.

Питрау ул — чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Шуны истә тотып, “Питрау пиннекләре бәйләү”, “Питрау сынамышларын дәвам ит” уеннары оештырылды. Халык теләп катнашты, аларга “Туганайлар” редакциясе әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте — яфракта, Питраудан соң — тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Туганайлар газетасы

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан халыклары ассамблеясе милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57