«Ат арбасын иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. 9 август Арча районы Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорт бәйрәме — «Ат көне» узачак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш, җирле токымлы атларда 40, 80, 100 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның, ат спорты мәктәбе балаларының күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Ат арбасын иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. Ат өстендә көрәш буенча «Аударыш» ярышлары узачак.
Фото: Татар-информ
Бәйрәмнең махсус кунаклары Әнвәр Нургалиев, Җәвит һәм Зөлфия Шакир «Ат көне» бәйрәме 2015 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
ТХДЙ мәгълүмат узәге, Татар-информ материаллары буенча