25 декабрьдә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗани турында тулы метражлы тарихи фильм төшерелә башлаячак. Ул Татарстан белән Үзбәкстанның уртак проекты. Әлеге кинофильмның нигезенә галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары ятачак. Бу хакта фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова Ташкенттагы “Тирик тарих” форумында сөйләде.
Бүген Ташкентта “Тирик тарих” (“Тере тарих”) дип аталган халыкара форум үзенең эшен башлап җибәрде. Ул 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форум Үзбәкстан Президентының тәкъдиме белән “Тирик тарих” дәүләт программасы кысаларында оештырылды. Ул Үзбәкстанның тарихи шәхесләре һәм вакыйгалары турында фильмнар циклын булдыруга юнәлдерелгән.

Форум программасында Үзбәкстан, Кытай, Төркия, Россия, Әзербайҗан, Венгрия, Польша һәм башка илләрнең режиссерлары, продюсерлары белән очрашулар, төрле проектларны тәкъдим итү, фикер алышулар булачак. Өч көн дәвамында форум кунаклары тарихи киноның халыкара әһәмияте, тарихны дөрес итеп чагылдыру турында фикер алышачаклар.

Әлеге форумда Татарстан исеменнән Миләүшә Айтуганова катнаша. Ул Татарстанда фильмнар төшерү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм үзбәкстан кинемотографистлары белән бергә төшереләчәк яңа тарихи проект – Шиһабетдин Мәрҗани хакындагы фильм турында сөйләде.
Фильмда баш рольне Кариев театры актеры Булат Гатауллин башкачак. Картинаны куючы режиссеры – Рамил Төхватуллин.
Матбугат.ру
