Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Премия башкаручыларга милли вокал сәнгате өлкәсендә җәмәгатьчелектә югары танылу алган күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең борынгы традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокал иҗатын үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

