Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе һәм Питрәч музейлары Казанга җыелды Татарстан Республикасы Милли музеенда туган ягыбызның традицион һөнәрләренә багышланган «Татарстан музейлары: мәдәни мирас картасы» дип аталган күргәзмә эшли.


Биредә уникаль экспозиция ачылды – республиканың биш районы: Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе һәм Питрәч музейлары хәзинәләре бергә җыелды. Монда фондлардан алынган чын тарихи предметлардан алып хәзерге заман осталарының хезмәтләренә кадәр 200дән артык экспонат тәкъдим ителә.


Күргәзмәдә Арча районыннан – читекчелек кәсебе һәм калфак (кәләпүш) ясау эше, Әтнә районыннан – чигү, тукучылык һәм агач эшкәртү, Биектау районыннан – алтын җепләр белән чигү, тимерчелек эше һәм чүлмәкчелек, Балык Бистәсеннән – челтәр үрү, шәл бәйләү һәм зәргәрлек (ювелир) сәнгате һәм Питрәч районыннан – Питрәч керамикасы һәм гаҗәеп шәмаилләр тәкъдим ителә. Күргәзмә традицион кәсепләрне һәм һөнәрләрне саклау һәм торгызу турында сөйли, архитектура истәлекләре һәм күренекле эшлеклеләрнең исемнәре белән таныштыра.


Күргәзмәдә осталарның хезмәтләре белән танышырга һәм халык кәсепләре турында күбрәк белергә мөмкин.
Әлеге проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.
