Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Зур этнографик диктант яздылар

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Зур этнографик диктант яздылар

admin 05.11.2026

Татарстан «Зур этнография диктанты» халыкара белем бирү акциясенә кушылды. Халыклар дуслыгы йорты Казанда диктантны язу өчен үзәк мәйданчык булды. 50 урынлы зал тулысынча тулган, күпләр милли киемнәрдән килгән иде.

«Этнография диктанты өчен бик кызыклы сораулар сайланган иде, аларга мәктәп программасында һәрвакыт җавап табып та булмый. Шуңа күрә монда Россиядә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнү мөһим. Сораулар кешедә кызыксыну уятырлык итеп сайланган. Мондый чаралар аша без илебездәге мәдәниятләрнең күптөрлелеген күрәбез», – дип билгеләп үтте ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Диктант тест форматында үткәрелде. Сорауларның бер өлеше видеоформатта әзерләнгән иде: аларны Россиянең төрле халыклары вәкилләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар бирде.

Сорауларның темалары арасында Россия халыкларының традицияләре дә, төрле чорлардагы кызыклы тарихи мизгелләр дә бар иде.

Этнография буенча үз белемнәрен тикшерергә ниятләгән кешеләр арасында төрле буын вәкилләре – балалардан һәм яшьләрдән башлап өлкәннәргә кадәр — булуы игътибарга лаек.

«Үз тамырларың һәм гореф-гадәтләреңне белү – хәзерге яшьләр өчен мөһим әйбер. Кешеләр үз мәдәниятен саклый, һәм ул еш кына гаиләдә тәрбиянең нигезе булып тора», – дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов.

Татарстан буенча зур этнография диктанты өчен барлыгы 192 мәйданчык оештырылды. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеле булачак.

Татар-информ материаллары буенча  ТХДЙ мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбриклэде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности