Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлыларны Иске Татар бистәсенә бушлай кино карарга чакыралар

Казанлыларны Иске Татар бистәсенә бушлай кино карарга чакыралар

admin 10.11.2026

11 һәм 18 ноябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә тамашачыларга бушлай кинолар тәкъдим ителә. Программага гаилә белән бергәләп карау өчен «Бака-патшабикә/Царевна-лягушка», «Бака-патшабикә 2/Царевна-лягушка 2» һәм «Минем бабам/Мой дед» фильмнары кертелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чәршәмбе көнне, 11 ноябрьдә, 15:30 сәгатьтә тамашачылар «Бака-патшабикә»нең беренче кисәген карый ала. Картинаның эчтәлегенә килгәндә, хәзерге Мәскәү паркында җәйге кинотеатрда фильмнар карарга яратучы бер бака яши. Бервакыт аңа укны тотып гүзәл кызга әйләнгән бака турындагы совет мультфильмын карарга туры килә. Әлеге вакыйга белән илһамланган бака үзе белән дә мондый хәл була ала дип саный.

Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә фильмның дәвамы күрсәтелә. «Бака-патшабикә 2» картинасында борынгы явыз рух Василисаны урлап алып китә. Иван, аның сеңлесе Варя һәм аларның дуслары тылсымлы Тмутаракан патшалыгына кызны эзләргә дип юлга кузгала. Сәяхәт вакытында дуслар могҗизалар белән очраша, зур сынаулар аша уза, аларның чын мәхәббәте сынала.

Чәршәмбе көнне, 18 ноябрьдә, 17:00 сәгатьтә тамашачылар хозурына «Минем бабам» драмасы тәкъдим ителә. Җитди авариядән соң кечкенә Ваня сөйләшә алмый һәм көчле тавышлардан курка торган булып кала. Аның бабасы Василий Савельич, оныгына ярдәм итәргә ниятләп, Ваня белән бергә галәмнән атылган ташны эзләргә чыгып китә. Алар әлеге таш малайга куркуын җиңәргә ярдәм итәр, дип өметләнә.

Кинолар Каюм Насыйри урамы, 38 адресы буенча күрсәтелә, дип хәбәр итә Казанның тарихи бистәләрне үстерү дирекциясе.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Конституциясе көне белән тэбриклэде
Next: Әгерҗе районы Биектау авылында «Үзебезчә, авылча» концерты узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности