Бу хакта Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы Юлламасында белдерде. Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, милләтара һәм конфессияара татулык һәм башка өлкәләрдәге үсеш күрсәткечләренә тукталып, яңа бурычлар билгеләде.
Юлламаның Республикада милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы өлешен без тулаем урнаштырабыз.“Татарстан Республикасы бүген тотрыклы үсеш кичерә: гражданнарыбызның керемнәре артты һәм тормыш сыйфаты яхшырды, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә шактый алга китеш бар. Шуның белән бергә, үсеш темпларының акрынаюы да күзәтелә. Мондый вазгыять белән без килешә алмыйбыз. Төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының динамикалы үсешен тәэмин итү. Илебез кичергән кыенлыклар һәм каршылыклар безгә дә кагыла.
Катлаулы халыкара хәл сакланган шартларда без Президент Владимир Владимирович Путинның Россия һәм аның күпмилләтле халкы төп мәнфәгатьләрен катгый рәвештә яклауга юнәлтелгән линиясен бер шиксез хуплыйбыз.
Республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау – зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Әлеге сайлаулар җәмгыятебезнең барлык прогрессив көчләре берләшүен һәм татарстанлыларның республикада сайланган социаль тотрыклылык, милләтләр арасында татулыкны саклау һәм ныгыту, икътисадый үсеш курсына югары ышаныч белдерүен күрсәтте.
Сайлау алды кампаниясе вакытында сайлаучылар белән очрашулар уздырганда күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Болар: ТКХ системасы эшчәнлеген яхшырту, тариф сәясәте, социаль-мәдәни өлкә объектларын карап тоту һәм аларда капиталь төзекләндерү эшләре уздыру, квартал эчендәге юлларның торышы.
Болар барысы да хакимият органнары эшчәнлегендә, шул исәптән республикада гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында да, исәпкә алыначак.
Безгә бүген җәмәгатьчелек белән активрак эшләргә, әһәмиятле социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә гражданнар инициативаларына күбрәк игътибар бирергә һәм җәмәгатьчелек фикерен ешрак исәпкә алырга, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр каршындагы җәмәгать советларының эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Республиканың Иҗтимагый палатасы әлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар итсен иде.
Дәүләт Советына кермәгән партияләргә парламент трибунасыннан чыгыш ясау мөмкинлеге бирү үзен аклады. Парламентка кермәгән партияләр ассоциациясен булдыру турындагы тәкъдим хуплауга лаек.
Граждан җәмгыяте үсешенә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып баручы коммерциячел булмаган оешмалар зур өлеш кертә. Кабул ителгән дәүләт программасы һәм яңа оешып килүче ресурслар үзәге шуларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Гражданнарыбызның тормыш сыйфаты хакимият эшчәнлегенә бәя бирүнең төп критерие булып тора. Безнең өчен бу – һәрчак өстенлекле бурыч.
Киләсе елда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау белән бәйле рәвештә, ул аеруча актуальгә әйләнә.
Республиканың яңа тарихы башлануга 25 ел тулуны бәйрәм итү әһәмиятле вакыйга булачак, ул дәүләтчелегебезнең уңышлы үсешен чагылдыра.
Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу элеккечә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Әлеге эш Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның кабул ителгән программалары кысаларында дәвам иттереләчәк. Анда Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтариятләр, дини һәм этномәдәни оешмалар актив катнашачак.
Мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе эшчәнлеге рухи яңарышка уңай йогынты ясый.
Республикада беренче Православие җәмәгатьчелеге форумы үткәрелү күренекле вакыйга булды. Моннан соң ул ел саен оештырылачак. Казанда инде традициягә кергән Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм ислам» форумы узды.
Бүген республикада милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау һәм бәяләүнең комплекслы системасы булдырыла. Ул милли сәясәтне баланслы гамәлгә ашырырга, низаглы вазгыятьләр туганда, оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Әлеге проблематика буенча без туплаган материалларга таянып, Татарстан илнең пилот төбәге буларак билгеләнде.
Әлеге эшне хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрендә, һәм беренче чиратта, муниципаль берәмлекләрдә уздырырга кирәк.
Толерантлык һәм милләтара татулыкның югары дәрәҗәсе республика имиджының аерылгысыз бер өлешенә әверелә баруын билгеләп китәргә телим. Бу безгә конкурентлык өстенлеге бирә”.