Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне. Вакыйга шунысы белән үзенчәлекле: барлык милләт, катлаулар, авыл һәм шәһәр халкы берләшеп, дәүләт хәл итәсе мәсьәләне үз кулына алган. Бу тарихи датаның әһәмияте елдан-ел арта бара. Россия халкы өчен дүрт йөз ел элек булган вакыйгалар биргән дәресләр бүген дә актуаль һәм мөһим.
Халыклар бердәмлеге көнендә күп милләтле Татарстан халкының Россия тарихында зур роль уйнавын, буыннан-буынга Ватанга хезмәт итү традицияләрен тапшыруын, рухи байлыкны һәм мәдәниятны саклап килүен билгеләп үтәргә кирәктер.
Татарстанның күпмилләтле халкы аның абруеның үсеше белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Татарстанның катлаулы милләтара һәм динара проблемаларны тыныч рәвешле чишү тәҗрибәсе турында дөньяның төрле почмакларында хөрмәт белән сөйлиләр.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты ел саен бу истәлекле көн уңаеннан Республикабыз халкына “Татарстан – уртак йортыбыз” дип исемләнгән бәйрәм бүләге әзерли. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында барлыгы 6 төбәктә — Сарман, Арча районнарында, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Казан шәһәрләрендә төрле халыкларның фольклор иҗаты бәйгесе узды. Жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы дип табылган 20 җиңүче 4 ноябрьдә башкалабызның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак бәйрәм концертында катнашачак. Казанда гына түгел бу көндә барлык шәһәрләрдә дә милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашында зур бәйрәм чаралары, концерт программалары узачак.