Татарстан Республикасы Конституциясе көненең Халыклар бердәмлеге көненнән соң бәйрәм ителүе дә игътибарга лаек. Моннан егерме ике ел элек аны Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул итте. Шулай итеп, яңа Конституция Татарстанның күпмилләтле халкы сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Һичшиксез, тарихи күзлек¬тән караганда кыска гына чор эчендә күп кенә өлкәләрдә Татарстан ирешкән уңышлар – республиканың Төп Законында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.
Республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеген ныгыту, халыклар арасын¬дагы күпгасырлык дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тотрыкландыру сәясәтен алып бара. Күпмилләтле халыкның бердәмлеге, граждани тынычлык һәм төрле конфессия вәкиләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, барлык милләт гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау юлы белән демократия принципларын раслау, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регион-нарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты җитәкчелеге Ассамблея составына кергә барлык милләт вәкилләрен әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итә, бу истәлекле көндә аларга иминлек, сәламәтлек, Татарстан – уртак йортыбыз хакына барлык эшләрендә дә зур уңышлар тели.