Кичә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында “Татарстан – уртак йортыбыз” фестиваленың гала-концерты уздырылды.
Концертта Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт халыкларының иҗат коллективлары катнашты. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, һәм башка рәсми затлар кунак булды.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты, республика парламенты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы исеменнән котлау укыды.
“Ел саен иҗади конкурста катнашучылар саны арта. Зона һәм төбәк этапларында катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп. Фестивальның максаты үзгәрешсез кала – уникаль мәдәни төрлелекне һәм үзара аңлашуны, уртак җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту”, — диде республика парламенты җитәкчесе. — “Заманча Татарстан милләтара килешү, толерантлык һәм илдә яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәте буенча үрнәк булып тора. Бу юнәлештә, чыннан да, зур эш алып барыла”, — диде спикер.
Татарстанда ТР Президенты каршында Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы эшли. РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителгәнен исәпкә алып, Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясе расланды. Ведомствоның милли мәдәниятне үстерү, милләтара һәм конфессияара килешүне саклауга юнәлдерелгән максатчан программалары гамәлгә куела. Республика өчен фольклор фестивальләре, милли бәйрәмнәр, ярминкәләр уздыру традициягә әйләнде. Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче мәгариф учреждениеләре челтәре оештырылды. “2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү — ул бөтен республиканың роле зур булуын тану. Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү дә шул рәттә”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышына нәтиҗә ясап, кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтне саклауда һәр кешенең ролен билгеләп үтте. “Кешеләр арасында үзара аңлашуны, хөрмәтне саклау һәм ныгыту өчен һәркемнең көч куюы мөһим”, — диде ул.
Гала-концертта Татарстанда яшәүче халыкларның иҗади номерлары берсен-берсе алыштыра торды. Сәхнәдә, “Татарстан — уртак йортыбыз” фестиаленда катнашучы коллективлардан тыш, Төркмәнстан халык артистлары, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Бермәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, ТР Халыклар дуслыгы йортының “Мирас” уен кораллары ансамбле һ.б чыгыш ясады.