Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Башкортстан Республикасының танылган рәссамы, Россия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссамнарның ЮНЕСКО Халыкара федерациясе әгъзасы Ләлә Асадуллинаның “Ирләр һәм хатыннар” дип исемләнгән күргәзмәсе эшли башлады.
Тирән гәүдәләндерелгән экспозициядә рәссамның 30 дан артык эше куелган. Экспозиция “Аркаим”, “Салават күпере юлы”, “Уяну”, “Мәхәббәт агачы”, “Автопортрет” һәм башка тематик серияләрне үз эченә ала.
Ләлә Асадуллина эшләрендә ир — хатын төшенчәсе бик киң мәгънәдә ачыла. Ир белән хатын мөнәсәбәте рухи яктан гына түгел, тормыш философиясенең төп геройлары–Кешеләр буларак күрсәтелә.
Ләлә Асадуллина 1960-нчы елның 2 маенда Уфада туа. Уфа педагогик училищесын, Мәскәү дәүләт педагогия институтының графика сәнгате факультетын тәмамлый. 1987 елдан республика, зона һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша. Аның эшләре Италиядә, Израильдә һәм башка чит илләр күргәзмә залларында урын ала. Күргәзмә 30-нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.