Идел буе халыкларының мәдәни фестивале Аксубай районы мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланды.
Татарстандагы уникаль мәдәни төрлелекне күрсәтү, яңа талантларны барлау, үзара аңлашуны, туган җирдә гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлекне саклау һәм ныгыту, милләтара килешү, толерантлык һәм Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тарихи традицияләренә хөрмәт — Фестивальнең төп максаты әнә шулардан гыйбарәт. Концертта татар, чуаш, мари, мордва, удмурт, башкорт җыр һәм бию коллективлары, аерым башкаручылар чыгыш ясады.
«Бүген һәр коллектив үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәт, йолаларын бик бай, лаеклы тәкъдим итте», — дип билгеләп үтте Татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров.
Жюри рәисе, Чуаш Республикасының атказанган артисты Августина Уляндина фестивальдә катнашучыларның яшь үзенчәлеләренә басым ясап, яшьләр һәм өлкәннәрнең бер сәхнәдә, бер үк дәрәҗәдә профессиональ чыгышларын, һәрберсе үз халкының мәдәниятын тирәнтен танытырга омтылулары турында билгеләп үтте.
Фестивальне оештыручылар — Татарстан халыклары Ассамблеясы, Дуслык Йорты, Татарстанда яшәүче чуашларның милли-мәдәни автономиясе мондый чараларны ел саен уздыру кирәклеге турында ассызыкладылар.
Фестивальдә катнашучылар барысына да Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Аксубай районы Түбән Баланда авылының рус фольклор коллективына музыкаль инструментлар сатып алу өчен сертификат бирелде.