Мәскәү шәһәрендә “Мәдәниятләр диалогы” дип аталган төрки телле халыклар фестивале узды. Әлеге чарада диаспора һәм илчелек вәкилләре катнашты.
Төркиләр һәм илебезнең башка субъектларындагы, чит илләрдәге башка халыкларның иҗади элемтәләрен ныгытуны, мәдәни өлкәдә үзара җим туплауны максат иткән әлеге чарада диаспора һәм илчелек вәкилләре катнашты. Шулай ук, фестиваль программасы кысаларында, танылган тарихчы һәм төрки халыклар тарихы хакында бик күп китаплар авторы булган Мурад Аджины 70 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы булды. Кызыклы концерт программасы, кул эшләнмәләре күргәзмәсе, төрки халыклар ризыкларын тәкъдим итү — әлеге фестиваль эшчәнлеген тагын да баетты.
Фестиваль Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан Әсәдуллаев йортында үтте.