Чарада ТР Президенты, ТӨРКСОЙ генераль секретаре, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары катнашты.
Беренче булып Төркия, икенче Кырым, өченче исә ике көн элек ярымфинал өлешен ачып җибәргән Казакъстан вкиле Жанар Дувалова күтәрелде. Дүртенче — Үзбәкстан, бишенче — Иран, алтынчы — Башкортстаннан «Zaman» төркеме, җиденче — Кыргызстан, сигезенче — Төркмәнстан, тугызынчы — Саха (Якутия), унынчы — Болгария, унберенче — Әзербәйҗан, уникенче — Босния һәм Герцоговина, унөченче — Македония, ундүртенче — Мәскәү, ә иң соңыннан Татарстан вәкиле чыгыш ясады.
Алдан ук хәбәр ителгәнчә, Татарстан данын бу җыр конкурсында Айдар Сөләйманов яклады. Кызганыч, бәйгедә ул 201 балл җыеп, бары икенче урынны гына яулый алды. Өченче — Башкортстан җырчылары, аларга жюри 199 балл бирде. Ә иң югары бәягә исә Казакъстан җырчысы Жанар Дувалова лаек булды: аңа жюри 225 балл куйды. Финалда да, ярымфиналдагы кебек, җырчыларның нинди китап укулары хакында роликлар крсәтелде, бу тамашачыларга аларны күбрәк белергә, истә калдырырга ярдәм итү максатыннан эшләнгән. Җырлар арасында Казан шәһәре буенча виртуаль сәяхәт кылынды.
Җырчылар чыгыш ясап, инде җиңүчеләр билгеле булганнан соң, сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. «Бу бәйгедә катнашучының һәркайсының җиңүче буласы килгәндер, әмма ул бер генә була. Казакъстан җырчысын шул дәрәҗәле бүләк алуы белән котлыйбыз һәм моңа бик шатбыз. Бүген Төрки дөнья башкаласы эстафетасын Төркмәнстанга тапшырабыз. Киләсе ел аларда да мондый бәйрәм шундый ук матур үтәр дип ышанасы килә» , — диде Президент катнашучыларны котлап.
ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов: «Казан Төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып торган елда башкалагызда меңләгән сәнгать әһеле булды. Алар барысы да Казаннан бары җылы хисләр генә алып китте. Татар халкына һәм татрстанлыларга киләчәктә дә уңышлар телим», — диде ул.
Чара кысаларында Төркмәнстан мәдәният министры Аннагелди Гараджаевка Төрки дөньяның мәдәни башкаласы символикасы тапшырылды. Концертның төп оештыручысы — “ТМВ TV” (Төркия) телеканалы. Конкурсның ярымфинал һәм финал өлешләре “ТМВ TV” телеканалы сигналы буенча 24 илдәге 40 телеканал трансляцияләнде. Тамашачыларның гомуми саны 300 миллионга җитәр дип хәбәр итә әлеге конкурсны оештыручылар. Бүгенге концертны “Мәйдан”, «Яңа гасыр» телеканалларыннан туры эфирда карарга мөмкин иде.
Искәртеп үтәбез: конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә 100 миллионлы аудиториясе булган “TMB” халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләкләделәр. «Дөресен генә әйткәндә, мин конкурста җиңәрмен дип уйламаган да идем. Бүген төне буе йокламадым. Без бик тырыштык һәм үзебезнең 100 процент көчебезне куйдык. Казанлыларга, татарстанлыларга, татар халкына бик зур рәхмәт! Сезне Казакъстанда көтеп калабыз», — диде «Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы җиңүчесе Жанар Дувалова хис-кичерешләре белән уртаклашып.