Татарстан халыкларының Дуслык Йортында башкорт милли -мәдәни автономиясенең Казан җирле оешмасы («Башкорт Йорто») балалар, яшьләр һәм аналар катнашында мәдәни чара уздырды. Аналар көненә багышланган бу чара милли моңнар, якшәмбе мәктәбе укучыларының җилкендергеч биюләре, халыклар ассамблеясы яшьләре башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Аналар хөрмәтенә башкорт милли ашларыннан сыгылып торган бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Башкортстан Республикасы язучылар Союзы әгъзасы, «Башкорт Йорто» җитәкчесе, шагыйрә Фирдәүс Бәширова үзенең шигырьләрен укыды.