Семинарны РФ Фәннәр академиясе Этнология һәм антропология институты җитәкчесе урынбасары Владимир Зорин ачып җибәрде. Ул әлеге семинарның Татарстанда юкка гына уздырылмавын әйтеп үтте. “Татарстанда этникара һәм милләтара низагларны булдырмау буенча бик зур тәҗрибә тупланган. Алар бер-берсе, гражданнар җәмгыяте, фәнни-экспертизалар оешмалары, хакимият белән тыгыз элемтәдә яши. Монда үзара аңлашып, бердәм яшәү рәвеше урнашкан”, — диде ул утырыш барышында.
Владимир Зорин илдәге эчке сәясәт, Украинадагы вакыйгалар, Россиянең дөнья киңлегендә хәзерге урынына бәйле рәвештә, семинарның бик мөһимлеген асссызыклады. Әлеге мәсьәләгә РФ Президентының да зур урын бирүен билгеләп үтте.
Социаль тикшеренүләрнең методология үзәге җитәкчесе, РФА Социология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Косолапов этникара мөнәсәбәтләрне мониторинглауны бик мөһим булуын һәм аларның үзәкләштерелгән аналитик система булдыруда кирәклеген искәртте. Аның сүзләренчә, бу системаны булдыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итүдә проблемалар бар. Бигрәк тә мәгълүматның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, ул мәгълүматларны җыю кыенлыгын искәртте ул. Әлеге мәсьәләләрне чишәр өчен, социаль сораштырулар уздыру, анализ ясау, аны системалаштыру һ.б. эшләү мөһим. Ул, шулай ук, этникара мөнәсәбәтләрне мониторинглаганда, төрле төбәкләр һәм чит илләр тәҗрибәсенә таянып эшләргә кирәклеген дә әйтте.
РФА Социология институтының милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева исә мондый тикшеренүләр уздырганда, тикшеренү объектын, тикшеренү предметын һәм нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләүне алдан ук ачык билгеләргә кирәклеген ассызыклады. “Этник төркемнәрне өйрәнгәндә, тикшергәндә, алар арасында дошманлык хисләрен, низагларны гына карау дөрес түгел һәм мониторинг уздыручы нинди нәтиҗәгә ирешергә теләгәнен ачыкларга тиеш. Бу тикшеренүдән соң, Россиядә яшәүчеләрнең 57 проценты гына үзләрен россияле дип атаулары ачыкланган. Ә аларга: “Сез Россия гражданнары белән дини бердәмлек тоясызмы?” дигән сорау биргәннәр. Сорауның куелышу ук дөрес түгел. Нинди җавап алырга теләгәнегезне алдан уйлап эш итегез”, — диде ул һәм Россиядә төрле дин вәкилләренең яшәве, әмма алар арасында килеп туган каршылыклы очракларны гына карауны дөрес түгел дип санавын белдерде.
Милли низагларны өйрәнү үзәге директоры Сергей Старовойтов сүзләренчә, төбәкләрдә милләтара, этникара низагларның килеп чыгуын күз уңыннан югалтырга ярамый һәм ул, мондый низаглар юк яки аларның килеп чыгу очрагы түбән дигән фикерләр белән килешми. “Киләсе елда Татарстанда төбәк җитәкчесен сайлаячаклар. Җитәкче алышыну ул һәрвакытта да милләтара һәм этникара низагларга китерә. Бу бик катлаулы мәсьәлә һәм аның өстендә эшләргә кирәк”.
Самара өлкәсеннән килгән профессор, сәяси фәннәр докторы, мониторинг буенча белгеч Наталья Мөхәммәтшина исә Сергей Старовойтовның Татарстанга карата булган фикере һәм әлеге үзәкнең эшләү методы белән килешмәвен белдерде. “Минем фикеремчә, әлеге үзәкнең милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне өйрәнү ысулы фәннән бөтенләй дә ерак тора. Монда күбрәк сәяси ысул кулланылган һәм аларның максаты — киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү дип саныйм. Шуны да истән чыгармаска кирәк: әгәр сез низагларны өйрәнергә алынгансыз икән, димәк, сезнең күзаллауда дөньяда барысы да бер-берсе белән талашып, сугышып кына яши булып чыга һәм сез шундый очракларны гына күрәсез. Әмма милләтара мөнәсәбәтләргә бу гына кагылмый бит”, — диде ул.
Аның сүзләренчә, Самара өлкәсендә дә милләтара каршылыклар чыганаклары бар, әмма алар контрольда тотыла.
“Казан төбәкара экспертизалар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Вадим Козлов Татарстанда конфессияара һәм этникара низаглар чыгу буенча борчылырга кирәк түгеллеген искәртте. “Күптән түгел керәшеннәрнең чиркәүләрен яндыру очраклары булды. Әмма моны үз кызыксынуларын истә тотып эшләүчеләр икәнен аңлатып торасы юк. Керәшен, христиан халкы үзе дә бу мәсьәләне яхшы аңлый, алар “безне башка милләтләр белән талаштырырга телиләр, тик бу килеп чыкмаячак”, ди. Дин әһелләре дә моны шулай кабул итте. Әгәр дә ниндидер тышкы факторлар йогынты ясамаса, бездә бернинди дә низаг килеп чыкмаячак. Татарстанда халык һәрвакыт аралашып, бердәм булып яшәгән һәм алар бу бердәмлекне саклау яклы, алар бу мөнәсәбәтләрне саклый”, — диде ул “Татар-информ” журналистына.
Семинарда Чувашия, Башкортстан, Ханты-Манси АО һ.б. төбәк вәкилләре дә үзләрендә уздырылган мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды.
(Материал «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән бергә әзерләнде.)