17 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия татар диспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Будапештка эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуы «Кемпенски» кунакханәсенең конференция залларының берсендә булды, анда шулай ук Венгрия-Татарстан бизнес-форумы да үткәрелде. Очрашу барышында татар диаспорасы активистлары татар әдәбиятын юнәтү мөмкинлеген карау үтенече белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттеләр
Рөстәм Миңнехановка Венгриядә көн күрүче татарларның ничек яшәве, алар оештырган чаралар турында сөйләделәр. Андый чаралар аларга татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен онытмаска булыша. Очрашуны оештыручыларның берсе — «Әлифба» мәдәни-мәгариф фонды идарәсе рәисе Рита Хәсәнова.
Аерым алганда, Рита Хәсәнова бүгенге көндә Будапештта татар диаспорасында кимендә 50 кеше булуын сөйләде, шул ук вакытта татарларны берләштерү эшенең күптән түгел генә башланганын аныклап узды. Татар диаспорасы активистлары очрашулар, татар милли мәдәнияте тарыхына багышланган лекцияләр үткәрә. Узган елның язында Будапештка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастроль белән килгән. Татар сөйләмен ишетү өчен спектакльләргә йөргәннәр. Моннан тыш, «Әлифба» Будапештта Сабан туе бәйрәмен дә үткәрә.
Венгрия татарлары Татарстан Президентына татар театрлары, милли ансамбльләр, шул исәптән балалар коллективлары, гастрольләрен күбрәк оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Без балалар ансамбльләренең биредә яшәве өчен түләргә әзер. Балаларыбызның татар мәдәнияте белән танышуын, татар костюмнарын күрүен, татар җырларын ишетүен телибез», — диде Рита Хәсәнова.
«Сез безнең Венгриядә яшәү тәҗрибәсенә, безнең потенциалга таяна аласыз, — дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка. — Без Татарстан-Венгрия мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен эшләргә әзер».
Очрашуда катнашкан җирле татарлар вәкилләре билгеләп узганча, аларның максаты — үзләренең кем булуын онытмау. Әйтик, 2010 елдан башлап Будапештта татар милләте, аның тарихы, мәгърифәтчеләре, шагыйрьләре, язучыларына багышлап тарихи-мәдәни журнал чыгарыла. Журнал битләрендә XVI гасырда яшәгән берничә татар шагыйре, язучылары һәм галимнәренең әсәрләре беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә итеп бастырылган. Рөстәм Миңнехановка, танышу өчен, журналның берничә саны да тапшырылды.
Очрашу барышында татар диаспорасы активистлары Рөстәм Миңнехановка аларны татар әдәбияты белән тәэмин итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. ТР Президенты әлеге үтенеч буенча эшләүне һәм алга таба да Будапешттагы татар диаспорасы вәкилләре белән элемтәдә торуны йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда республикада читтә яшәүче татарлар өчен тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Бу — татар теленә онлайн өйрәтү өчен «Ана теле» программасы, бүгенге көндә аңардан 10 меңнән артык кеше файдалана. Татар телендә тапшырулар алып баручы «ТНВ-Планета» каналы оештырылды, ул спутник аша трансляцияләнә.
Татар диаспорасы вәкилләре Будапештта балалар өчен сәхнәләштерелгән тамаша оештырырга Шүрәле кастюмын җибәрү мөминлеге турында да үтенделәр. Рөстәм Миңнеханов әкияти персонаж костюмын җибәрергә ышандырды.
Очрашу азагында Будапешт татарлары Татарстан Президентына бүләк һәм сувенирлар, шул исәптән венгр телендәге Коръән тапшырдылар. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов аларга татар телендәге 1,5 меңнән артык җыр белән караоке-үзәк калдырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Венгриядәге милләттәшләрнең Татарстан Президенты булган әлеге очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров та катнашты.