Концерт РФ Мәдәният министрлыгы һәм Абхазия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Әлеге дуэт Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган. Алар Рим, Оксфорд, Кембридж, Пула, Кинтбери, Люксембург, Брюссель, Барселона сәхнәләрендә чыгыш ясарга һәм тамашачыларны абхаз халкының милли көйләре белән таныштырырга өлгергән инде.
Күп санлы конкурслар, фестивальләр лауреаты Лука Гаделия Абхазия Дәүләт филармониясе һәм данлыклы Пицунд X гасыр храмының солист-органчысы булып тора. Ул Россия, Украина, Латвия, Казакъстанда чыгыш ясый, чит илләргә дә гастрольләр белән йөри.
М. Могамаев исемендәге Халыкара вокалчылар конкурсының 2014 елгы лауреаты Кристина Эшба — Абхазия Дәүләт филармониясе солисты. Казандагы Зур концертлар залында узачак концертта И.И.С.Бах, Г.Ф.Гендель, Ф.Лист, Ш.М.Видор һәм Абхазия композиторлары әсәрләре яңгыраячак.
Әлеге проект РФ һәм Абхазия Республикасы Мәдәният министрлыклары тарафыннан гамәлгә куела. Проект кысаларында, Россия артистлары Абхазиядә, Абхазиянекеләр исә Россия сәхнәләрендә чыгыш ясый, дип хәбәр итә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының матбугат хезмәте.