(19 гыйнвар) Дәүләт Думасы депутатлары мигрантларны ялган юл белән теркәгән өчен юридик затларны штрафка тартырга тәкъдим итәләр.
Бу турыда «Известия» газетасы хәбәр итә. Мигрантларны төрле предприятиеләр һәм фирмаларда теркәү Мәскәү шәһәрендә «күләгәле» бизнеска әверелгән. Чөнки Миграция турындагы Законда мондый теркәү рөхсәт ителә. Мигрантлар әлеге фирмаларда формаль яктан гына теркәлгән, ә чынлыкта исә аларның кайда йөрүләре, ни белән шөгыльләнүләре билгесез. Закон чыгаручыларның әйтүенә караганда, бу криминалга, экстремизм һәм терроризмга китереп җиткерүче факторланың берсе булып тора. Депутат Павел Крашенников әйтүенә караганда, киләчәктә Дәүләт Думасы Миграция турындагы Законга үзгәрешләр кертергә тиеш.