(21 гыйнвар) 23 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советында сәгать 11 дә Татарстан парламенты каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының утырышы була.
Анда ТРда яшьләргә һәм яшьләр инициативаларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар, ТР муниципаль берәмлекләрендә яшьләр парламентларын формалаштыру, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга багышланган мәсьәләләр, Яшьләр иҗтимагый палатасының 2015 елга эш паланы һ.б. хакында сөйләшәчәкләр. Барлыгы 7ләп мәсьәлә карау планлаштырыла.
Шулай ук, “Ел студенты — 2014” Х студентлар премиясе хакында да мәгълүмат булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.