(23 гыйнвар) Быел Казахстан халыклары Ассамблеясы оешуга 20 ел тула.Ике дистә ел эчендә Республикада яшәүче халыклар арасында тынычлыкны һәм үзара килешеп яшәүне ныгытуда Казахстан халыклары Ассамблеясы зур роль уйнады.
Кичә «Казахстан» телевидениесе корреспонденты Нуртас Кушеров Казанда булып китте. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге, Татарстанда милләтара, конфессияара дуслык, теләктәшлек турында репортажлар ясады.
Нуртасу Кушеров Татарстан халыкларының Дуслык Йортында да булды. Ул милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеге белән танышты, халыклар дуслыгы музеенда булды, Информацион үзәктә Ассамблея һәм Дуслык Йортының яңа Порталы эшен шәрехләде. Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, Дуслык Йорты директоры Ильдус Шәрипов «Казахстан» милли телевидениесенә биргән интервьюларында Казахстан халкын Ассамблея оешуның 20 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик иттеләр.