Анда ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламент секретаре Лилия Маврина, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һ.б. катнашты.
Утырышта 10га якын мәсьәлә каралды. Алар арасында Татарстанда яшьләргә һәм яшьләр инициативаларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар, республика муниципаль берәмлекләрендә яшьләр парламентларын формалаштыру, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга багышланган мәсьәләләр, Яшьләр иҗтимагый палатасының 2015 елга эш паланы һ.б. бар иде.
Татарстанда яшьләргә һәм аларның инициативаларына дәүләт ярдәме хакында Сәрия Сираҗиева бәян итте. Аның сүзләренчә, республикадагы эшмәкәрләрнең 40 процентка якынын яшьләр тәшкил итә. Чыгышында ул яшьләр өчен оештырылган семинарлар, конференцияләргә басым ясады. Яшьләрнең спорт ярышлары вакытында гына түгел, ә социаль өлкәдә дә ирекле рәвештә бушлай ярдәм итүен, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларны оештыру буенча яшьләрнең инициатива белдерүен югары бәяләде. Шулай ук ул утырышка килгән яшьләргә Татарстанның 2030 елга кадәр булган стратегик планы, планның өстенлекләре, юнәлешләре хакында сөйләде. “Әлеге план — хәзерге хәлаттән яңа халәткә күчеш чоры. Сез үзегезнең фикерләрегезне стратегик планның махсус сайтында язып калдыра аласыз. Яшьләрнең Татарстанда калуы, республика өчен эшләве бик мөһим”, — диде ул.
Моннан тыш, ТР икътисад министрының беренче урынбасары “Татарстан стратегиясе — минем стратегия!” бәйгесе хакында да мәгълүмат бирде. Әлеге конкурс 20 гыйнварда башланып китте һәм 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ул 3 этаптан тора. Беренче этабы 10 февральгә кадәр дәвам итә. Шул вакытка кадәр 16-35 яшьлекләр үзләренең республика үсешенә ярдәм итә торган идеяләрен һәм катнашу турында гаризаларын ТР Икътисад министрлыгына юллый ала.
ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин да республикада яшьләрнең актив эшчәнлек алып баруын ассызыклады. Узган ел яшьләр сәясәте өлкәсендә башкарылган иң мөһим вакыйгаларның берсе дип, ул ТР президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегияне атады. Быел исә республика районнарында яшьләр сәяси оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, яшүсмерләр клубларында төзекләндерү эшләре уздырыру ниятләневен белдерде.
“Татарстан Республикасының иреклеләр үсеш үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова хәбәр иткәнчә, узган ел беренче тапкыр “Билгесез солдат көне” билгеләп үтелгән. Быел исә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, әлеге үзәк 12 проектны тормышка ашырырга ниятли. Алар арасында “Җиңү сирене” һәм “Хәтер дивары” акцияләре дә бар. Беренчесендә сирень куакларыннан аллея утырту планлаштырылса, икенче акция Бөек Ватан сугышы белән бәйле фотосурәтләр, хатлар, истәлекләрне “Хәтер диварына” урнаштырудан гыйбарәт булачак.
Моннан тыш, утырышта яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау мәсьәләсе дә күтәрелде. Әлеге мәсьәлә буенча Яшьләр иҗтимагый палатасының мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе җитәкчесе Тимур Кадыйров чыгыш ясады һәм яшьләр оешмаларында айга бер тапкыр булса да хокук саклау органнары вәкилләре белән “түгәрәк өстәл”ләр оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Ксения Владимирова алкоголь продукцияләр һәм аңны томалап энергия торган алкогольсез эчемлекләрне сату мәсьәләсен күтәрде һәм ТР Дәүләт Советына моңа кагылышлы закон инициативасы белән чыгарга тәкъдим итте. Закон проекты өстендә эшләүче эшче төркем булдырырга, дигән карар кабул ителде.
Утырышта катнашкан Римма Ратникова беренче утырышның бик оешкан төстә үтүен искәртте. “Сез бик файдалы һәм авыр мәсьәләләрне күтәрдегез. Алга таба эшегезне ничек алып барырга икәнен алдан формалаштыру, планлаштыру бик мөһим. Монда күтәрелгән мәсьәләләрне биредә генә калдырмыйча, җәмәгатьчелеккә дә җиткерергә кирәк. Яшьләр иҗтимагый палатасында актив эш алып бару сезнең үзегез өчен дә мөһим һәм кирәкле. Беренче чиратта, бу карьерагызны үстерү, үзегезне күрсәтү һәм алга таба атлау өчен кирәк”, — диде ул һәм яшьләргә уңышлар теләде.