(26 гыйнвар) Ижау шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында милли-мәдәни оешмалар арасында шахмат буенча беренче төбәкара ачык турнир уздырылды. Турнир Удмурт Республикасы милли сәясәт министрлыгының элеккеге министры Владимир Завалин истәлегенә багышланган иде.
Милли-мәдәни оешмалар арасында шахмат ярышлары берничә ел рәттән уздырыла. Ул «Урарту» әрмән иҗтимагый җәмгыяте башлангычы белән оештырыла. Быелгы турнирда Татарстан, Башкортостан республикалары, Пермь һәм Киров өлкәләре милли-мәдәни җәмгыятьләреннән дә шахматчылар катнашты.
Әлеге очрашуларның, ярышларның максаты – милләтара тынычлыкны ныгыту, төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмалар арасында дустанә элемтә булдыру, әлбәттә инде, шахматчылар арасында иң осталарын ачыклау. Татарстан халыкларының Дуслык Йорты командасы әлеге ярышларда I-нче дәрәҗәле Дипломга лаек булды.