(28 гыйнвар) Әлки районының Хузангай-Сихтермә мәктәбендә якташлары, күренекле шагыйрь Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Укучылар шагыйрь музеенда булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында лекция тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар. Аннан “Хузангай-фронтовик шагыйрь” дигән чара үткәрелде. Анда катнашучылар Педер Хузангайның Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән иҗаты хакында сөйләштеләр, шигырьләрен укыдылар. Укучылар арасында уздырылган нәфис сүз осталыгы һәм рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды. Китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” басмасы.