Сабантуйны оештыру комитетын Оренбург өлкәсе губернаторы урынбасары — хөкүмәт башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары Олег Димов һәм губернатор урынбасары — хөкүмәт башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Самсонов җитәкли. Февраль аенда сабантуйга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышырга Татарстан делегациясенең Оренбургка килүе көтелә. Хәзерге вакытта бәйрәмнең сценариен төзү өстендә эш бара.