Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан XV Россия венчур ярминкәсенә әзерләнә

Татарстан XV Россия венчур ярминкәсенә әзерләнә

admin 02.02.2015

(2 февраль) Ярминкәләр уздыруның максаты – Россия халыкара инвесторлары һәм эшмәкәрләре  өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эшчәнлекне  үстерү һәм презентацияләү. Бүген Мәскәүдә, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә X Казан венчур ярминкәсе һәм XV Россия венчур ярминкәсенә әзерлек буенча эшче төркемнең утырышы узды. Алар 23-24 апрельдә республика башкаласында уза.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты алып барды, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтлеге вәкиллеге матбугат хезмәте.
Эшлекле очрашуды ТР Премьер-министры урынбасары — ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле Равил Әхмәтшин, ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры һәм идарә рәисе Игорь Агамирзян, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе башкаручы директоры Иван Бортник, Россия венчур ярминкәсе башкаручы директоры Игорь Гладких, “Татарстан Республикасы инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айдельдинов һ.б. катнашты.
Утырышта катнашучылар ярминкәләргә әзерлек һәм үткәрү концепциясе, якынча программасы һәм чаралар, катнашучылар һәм кунаклар турында фикер алышты. Альбина Никконен сүзләренә караганда, Венчур ярминкәләрдә IT, индустрия һәм нефть химиясе секторларына аерым игътибар биреләчәк.
Ярминкәдә Татарстанның тәкъдим итәрлек нәрсәләре бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Сезнең белән бергә юнәлешне билгеләдек. Хәзер барысын да берләштереп программа әзерләү зарур”, — дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.
Әлеге чарада  1500 чамасы кеше катнашуы көтелә.

Продолжить чтение

Назад: Рәссамнар хезмәте аша халыкның этномәдәни байлыгын анализлау
Далее: Күпмилләтле сәнгать әһелләре тудырган «Турандот» спектакле Халыкара опера фестивален ачты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57