(12 февраль) Б.Пастернакның Чистайдагы мемориаль музеенда шагыйрьнең 125 еллыгына һәм аның Чистайдагы музее ачылуга 25 ел тулуга багышланган «Иҗатка биреп күңел…» конкурсы башланды. Шушы тантаналы акция белән музей Россиядә Әдәбият елын ачып җибәрә.
2015 елда бу конкурс, Чистай шәһәре кысаларыннан чыгып, республика күләмендә уздырыла башлады. Анда катнашуга Татарстан Республикасының төрле шәһәр-районнарыннан 33 мәктәптән гаризалар бирелде.
235 мәктәп укучысы нәфис сүз остасы дигән исем алыр өчен ярышачак. Конкурсның беренче көнендә үк бәйгедә катнашучылар аңа бик җитди карауларын күрсәттеләр.
Чистай музее хезмәткәрләре дә кызыклы программа әзерләгән иде: Борис Пастернакка багышланган күргәзмә, шагыйрьне искә алып кабызылган шәмнәр, музей экспозициясе буенча экскурсия, «Доктор Живаго» әсәренең язылу тарихы турында лекция зур кызыксыну уятты.
Конкурс 10 февральдән 26 февральгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте