Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка тәкъдим ителә

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” халыкка тәкъдим ителә

admin 12.02.2015
(12 февраль) Әлеге чара шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырыла.

 15 февраль сәгать көндезге 12дә ТР Милли музеенда “Төп нөсхә көне” үткәрелә. Бу көнне Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгында язган “Моабит дәфтәрләре” тамашачылар хозурына чыгарыла. Быел аларны тәкъдим итү чарасында Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов та катнашыр дип көтелә, диелә ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тантаналы чараларда ТРның күренекле мәдәният, мәгариф һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырулы. Бәйрәмдә Муса Җәлилнең шигырьләре укыла, аның сүзләренә язылган музыкаль композицияләр башкарыла.

“Моабит дәфтәрләре” – Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана торган кыйммәтле әдәби һәм тарихи истәлек.

Политрук Муса Мостафа улы Җәлилов 1942 нче елның 26 нчы июнендә солдат һәм офицерлар белән чолганыштан чыкканда. Авыр яраланып, аңсыз хәлендә әсирлеккә эләгә. Берлинның Моабит төрмәсендә М.Җәлил Ватанына, туган җиренә, халкына чиксез мәхәббәт белән сугарылган үлемсез шигырьләрен яза. Соңрак ул шигырьләрдән “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы төзелә. Күп авырлыкларны җиңеп, туган илебезгә озак еллардан соң кайткан бу үлемсез әсәрләр сугыш һәм тынычлык, үлгәннәр һәм исәннәр, бүгенгебез һәм үткәнебез арасында төп элемтә чыганагы булып тора.

Продолжить чтение

Назад: Можгада “Татар егете-2015” республика конкурсының финал өлеше була
Далее: Йошкар-Олада — «Зәңгәр шәл»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57