(13 февраль) Русия күп милләтле һәм төрле динле халыклар тарафыннан үз җирләре нигезендә оешкан федератив дәүләт. Рус дәүләтенең иминлегенә куркыныч янаган чорлар да, аның бәйсезлеген саклап калу өчен барган канлы сугышларда да, славян халыклары белән бергә төрки халыклары да Ватан бәйсезлеге өчен гомерләрен корбан иткәннәр. Русиянең постсовет чорындагы киләчәге аналитиклар фикеренчә, милләтләр арасындагы тынычлыкка тулысынча бәйләнгән. Шуның өчен дә 2011 елда илебездә милли -ара тынычлык, толеранатлык принципларына нигезләнгән сәясәтне тирәнәйтүне күздә тоткан карарлар Уфада февраль аенда үткән Русия Дәүләт советы утрышында кабул ителде. Шулай ук 2011 елда ике тугандаш халык — татар һәм башкорт милләтләре арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән республикаларыбыз президентлары арасындагы рәсми очрашулар илебезнең иминлеген ныгытуга һәм милләтләр арасында дуслыкны урнаштыруга юнәлдерелгән. . Шул күзлектән чыгып карасаң, 2010 елда әтиле-уллы Басыйровларның «Ватанга тугры калдылар» дигән документаль повесте , «ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы «Идел –Пресс» полиграфия –нәшрият комплексында басылып чыгуы, вакыт тәлапләренә җавап бирә.
“Бу китап татар халкының бөек улы, патриот –шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, Башкортстан җәлилчеләре, Бөек Ватан сугышында зур каһарманлык күрсәткән Украинада, Белорусиядә, Польшада, Франциядә партизан отрядларында йөргән, “Идел-Урал” легионында булган, концлагерьдә, төрмәләрдә, сөргеннәрдә газап чиккән якташлар турында”, -диелә кереш сүздә.
Билгеле булуынча, татар халкының тарихи тамырлары бик тирән. Безнең татар халкына хезмәт сөючәнлек, талант, тырышлык, башка милләтләр белән дус-тату яшәү хас.Нинди генә авыр сынулар килеп туган трагедик чорларда да авырлыклар алдында халкыбыз баш ими , рух ныклыгын югалтмый.
Ил язмышында килеп туган дәһшәтле сугыш чорларында да(1612, 1812, 1941-1945 еллар) татар халкы башка милләт вәкилләре белән иңне- иңгә куеп үзләрен аямыйча Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкәннәр.
Бүген кешелек дөньясында төрле милли-ара мәдәни казанышлар, ачышлар чорында , әлбәттә үз-үзеңне табу . бер яктан, үз-үзеңне шәхес итеп таныту үскәннән үсә бара. Бу яклап халкыбызның каһарман улы, патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы Прометей батырлыгына тиң.
Бөтен дөньяга мәгълүм булуынча, Муса Җәлилнең рух ныклыгын, Туган иленә булган сөюен, хәрби антын фашистлар кулына әсирлеккә төшкәч тә сындыра алмыйлар. Бөек татар халкының легендар улы гомеренең соңгы көненә тиклем үзендә явыз фашистларга каршы көрәшергә көч таба. Каһарман шагыйрнең “ Моабит дәфтәре” диеп аталган шигырьләр җыентыгында шундый сүзләр дә бар: “ гомерем минем моңлы бер җыр иде үлемем дә яңгырар җыр булып… соңгы җырым палач балтасына башны куйган килеш языла .”.. Шигырьләре язылган дәфтәрләрне Брюссельдәге совет консуллыгына бельгияле А. Тиммерманс — антифашист тапшыра. Төрмәдә ул Җәлил белән бер камерада тоткынлыкта була. 1953 елның 25 апрелендә “Литературная газета” да “Моабитта язылган шигыр ләр” дигән гомуми баш астында шагыйрь Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре рус телендә беренче мәртәбә дөнья күрде.Бу шигырьләр татар әдәбиятына, гомумән татар халкына йөз аклыгын китерде. Меңнәрчә чакрымнар, төрле- төрле дәүләт чикләрен үтеп, шагыйрнең “ палач балтасы астында” язылган шигырьләре, аның иленә, халкына, тугрылыгын тагын бер кат раслап, туган җиренә кайтты. Муса Җәлил фашизмга каршы иң каһарман көрәшче булып дөнья күләм символга әйләнде.
Муса Җәлил гомере һәм “..палач балтасына башны куйган килеш “язылган соңгы шигырьләр –үлемгә елмаеп карау көченең тиңсез үрнәге. Андый көчле ихтыярлы кешеләр, шагыйрьләр җирдә сирәк була, шундыйлар хакында легендалар туган да. Муса Җәлил -үзе х акында үзе тудырган легенда- XX гасыр легендасы .
Әдипнең шигырьләре явыз фашизмга каршы көрәштә Җир шарында яшәгән төрле милләт һәм дин кешеләренең гомуми әхлак бердәмлеге — “катехизисы” булып янгырый.
Әйтергә кирәк, үткән гасырның 1990 елларында башланган үзгәртеп кору сәясәте яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшенә зур зыян китерде. Үкенечкә каршы рухи кыйммәтләргә караш үзгәрде. Ватан өчен, Хакым өчен, кешеләр өчен дигән төшенчәләр аста калып, үзем өчен, байлык өчен, шәхси иминлек өчен, дигән карашлар өстенлек алды. Дөрес, соңгы чорда патриотик тәрбиягә ныграк әһәмият бирергә дигән фикерләр яңгырый яңгырвын. Менә шушы шартларда җәлиләрнең батырлыгы турында сөйләү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре турында күп эзләнүләр нәтиҗәсендә язылган бу яңа документаль повесть әтиле-уллы Басыйровларның уникаль һәм зур фәнни хезмәте булып тора.
Муса һәм аның көрәштәшләре турында инде йөзләгән китаплар язылган, сәхнә әсәрләре эшләнгән. Җәлил образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә бик күп чагылдырылган, төрле яктан ачылган. Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Роберт Бикмөхәммәтов, Юрий Корольков, Исхак Зәбиров, Шәмси Хамматов, Рафаэль Мостафин, Леон Небенцаль һәм башка авторларның китаплары чыкты. Роман, повестьлар, монографияләр, очерклар иҗат ителде. Тик соңгы чорда гына Шаһинур Мостафинның “Хәтер яктысы”, Искәндәр Гыйләҗевның “Идел-Урал” легионы”, Әбделхан Әтәмҗанның “Муса Джалиль” и его соратники в сопротивлении фашизму” кебек китаплар өстәлде. Мәшһүр композитор Н.Җиһанов “Җәлил” операсын язды.
“Ватанга тугры калдылар” дигән документаль повестьтә җәлилчеләр арасында Башкортостаннан чыккан милләттәшләребезнең дә байтак икәне әйтелә. Башкортостан җәлилчеләре турында матбугатта аерым мәкаләләр басылып чыкса да, алар турындагы язмалар бер урында тупланган китап әлегә юк иде.
Татар халкының, Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихын өйрәнү, аны пропагандалау, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баручылар өчен бу китап аеруча әһәмиятле.
Укчы карамагына бирелгән бу документаль повесть үз төзелеше белән кереш сүздән, җиде бүлектән һәм авторлар турында белешмәдән тора.
Кереш сүз “Батырлык һәм тугрылык символы” исеме астында сайланган теманың һәм язылган хезмәтнең зур актуальлеккә ия булуын тагын да бер тапкыр раслый.
Егерме бер параграфтан торган беренче булектә тарих күзлегеннән “Идел-Урал” легионының барлыкка килүе тасвирлана. Бүлектә архив документлары, шул вакыйгада катнашучыларның истәлекләре, Татарстанның күренекле тарихчысы Искәндәр Гыйләҗевның “Легион “Идел-Урал” дигән фундаменталь хезмәте дә нигездә урын алган.
Икенче бүлек “Шәһит булдылар изге сугышта”дигән исем астында 14 параграфтан тора. Беренче параграфта архив материалларына, күп санлы истәлекләргә һәм башка тарихый материалларга таянып Муса Җәлилнең данлыклы тормыш һәм көрәш юллары күрсәтелгән. Муса Җәлил һәм көрәштәләренең дошман тылында да үз Ватаннары алдында биргән хәрби антларына тугры калып зур батырлык күрсәтүләре чагылыш тапкан. Күпләре илебезнең бәйсезлеге, якты киләчәге өчен батырларча һәлак булган. Шунысын әйтеп үтү урынлы булыр, алар арасында күп милләтле СССР ның төрле вәкилләре була.Шулар арасында: Гайнан Курмаш, Әхәт Атнашов, Үзбәкстаннан-Фоат Сәйфелмулюков, Татарстаннан –Абдулла Алиш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсанов, Башкортостаннан-Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Сәлим Бухаров, Пенза өлкәсенән-Әхмәт Гимаев..
Билгеле булуынча, Муса Җәлил 1942 елның июнендә Бөек Ватан сугышы тарихында киң билгеле Мясной Бор станциясе тирәсендәге үлем үзәнендә яраланып, әсирлеккә эләккән. Ленинград өлкәсендә, Латвия ССРнда, Польшадагы концлагерьда, Берлинан ерак түгел Вустрау дигән аерым лагерьда булган. Дошманның үз оясында яшерен оешма төзеп, аның белән җитәкчелек иткән. Ничә еллар буена Җәлил һәм аның көрәштәшләре хыянәтчеләр исемлегендә йөри. Әмма бөек шагыйребез һәм аның көрәштәшләре нинди гегә авыр газапларга дучар булсалар да сынмыйлар, сыгылмыйлар. Ватанга,халкына тугры булып калалар.
Әйтеп үтүебезчә, фашист тоткынлыгында да Муса Җәлил пролетар шагыйрь Маяковскийның “ Я хочу, чтоб к штыку приравняли перо…», дигән чакыруын тормышка ашыргандай, дошманның үз өнендә каләмен аның күкрәгенә төбәгән
Ә менә”Җәлилләрне аклау юлында”исемле параграфта (96-107 битләр) авторлар тарафыннан билгеле булмаган фактлар ачыла: Муса Җәлилнең исемен аклауда Башкортосанның Чакмагыш районында туып үскән, күп еллар дәвамында Татарстан партия өлкә комитетын җитәкләгән, күренекле дәүләт эшлеклеләре Зиннәт Моратов һәм Салихҗан Батыевларның роле зур була.
Бүлекнең “Шагыйрьнең беренче укытучысы” дигән параграфы күренекле мөгаллим, Ленин ордены бүләк иясе Габдулла Габдрахман улы Усмановка багышланган. Мусаның шагыйрь һәм шәхес буларак формалашуында, бала чактан ук кечкенә Мусаның күңелендә белемгә, Туган иленә тугрылык , мәһаббәт тәрбияләүдә беренче укытучысының роле документаль фактларга нигезләнеп тасвирланган. (107-118 битләр)
Өченче бүлек “Җәлилнең көрәтәшләре” дигән исем астында, ул өч параграфтан тора (119-174 битләр). Бу булектә чагылыш тапкан реаль геройлар М.Жәлилне күреп белгән, аралашкан кешеләр шуларның берсе-Рушат Хисаметдинов, ул шагыйр белән Демблин крепостенда тәү тапкыр очраша. Әсирләрне милләтенә карап төрле лагерьларга җыялар, татар –башкорт милләтеннән булган әсирләрдән “ Идел-Урал “ легионы формалаша. Легиончылар фашистларга каршы көрәш алып баралар, яшерен рәвештә төрле телләрдә “Йолдыз”, “Патриот”, “Дүртенче комитет” исемнәре астында листовкалар бастаралар. Муса дошман тылындагы башка яшерен оешмалар белән бәйләнешкә керә, яшерен рәвештә Бушманов, Рыбалченко, Иконников кебек рус патриотлары белән тыгыз бәйләнештә була.
Дүртенче бүлек “Хөсәен Мөхәммәтов-825 батальонны партизаннар ягына алып чыгучы”дип атала, 23 параграфтан тора.Хөсәен Мөхәммәтов, шушы хезмәт авторларының якташы, чыгышы белән Башкортостаның Чакмагыш районы Кәшәк авылынан. Яшьлек елларында комсомол эшендә актив катнаша. Совет Армиясе сафларына чакрылгач, хәрби курслар тәмамлый. Сержант , ә соңынан СССР ның көнбатыш чигендә лейтенант званиясе алып Бөек Ватан сугышын элемтә взводы командиры вазыйфасында каршылый . Дәһшәтле сугышның беренче көннәренән үк бөтен авырлыкларны да үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. 1941 елның августь аенда 12 Армия составында авыр сугышларда әсирлеккә төшә. 1942 елны Польшада урнашкан Едлинода “Идел-Урал “легионы оештырыла һәм соңрак легионның беренче батальоны белән партизанар ягына чыга.(175-257 битләр).
Бишенче бүлектә язылуынча Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре оештырган яшерен оешма сотавында, шулай ук “Идел-Урал”легонында Башкортостанан чыккан кешеләр да аз түгел. Алар татар һәм башкорт халкының батыр уллары: Рәхим Саттар, Әмир Үтәшев, Нигъмәт Терегулов, Муллаян Габдуллин , Галим Садыйков, Хәниф Мөхәммәтов, Зәки Зөбәеров, Галимҗан Галиев һәм башкалар.Китап авторлары бу бүлекне бик күп кызыклы материаллар туплап әдәби документаль повесть югарылыгына җиткереп язганнар.(258-397 битләр).
Алтынчы бүлек дәһшәтле сугыш елларында Җәлил белән очрашкан Башкортостанның Чакмагыш районында туып үскән каһарман егетләргә багышланган. Алар Иске Калмаштан Нурдәүләт Акчурин, Уйбулат авылыннан Хөсәен Тимерханов Соңрак бу сугышчылар француз партизаннары белән бергә фашистларга каршы көрәштә катнашып, алар җиңү яулап, Туган илебезгә исән-имин кайталар.(398-456 битләр).
Җиденче бүлек “Сез табарсыз килеп шушы эздән”( 457-521 битләр) Алтмыш елдан артык вакыт язучылар, галимнәр, җурналистлар, сәнгать әһелләре шагыйрьнең героик образын үзләренең әсәрләрендә чагылдырдылар. Бу бүлектә китап авторлары зур ихтирам белән күренекле рус шагыйре, Ленин премиясе ,СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Константин Симоновның Муса Жәлилнең тормыш юлын ачыклау юнәлешендә искиткеч зур өлеш кертүле хакында язалар. Билгеле рус язучылары А.Фадеев, А Сурков, Ю. Корольков, И. Френкель, В .Кузнецов шагыйрьнең якты исемен Туган иленә кайтаруда бетмәс тырышлык керткәннәр. Муса Җәлилгә багышлап күренекле татар классигы Г. Әпсәләмов ның “Агыла болыт “ романы, Ш. Маннурның “Муса” романы, язучы Ә Фәйзинең “Муса Җәлил” либреттосы, С Хакимнең “Эзлиләр Европа буйлап” дигән поэмасы һәм башка бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Укучылар өчен әлегә чаклы аз билгеле булган мәгълүмәт- аның улыАльберт Җәлилов хакында да бик җылы язылган. Ул подполковник званиясендә Совет Армиясендә 1976-1988 елларда отставкага чаклы хезмәт иткән.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Укучыларга тәкъдим ителгән документаль повестьның авторлары аталы- уллы Басыйровлар бу китапны язар өчен ничә дистә ел күләмендә зур ком таулары арасыннан бөртекләп алтын җыйган кебек Муса Җәлил хакында барлык мәгълүмәтләрне дә туплап монография дәрәҗәсендәге фәнни-популяр хезмәт язганнар. Бу үзе бер гражданлык батырлыгы! Административ хокук фәнендә шундый төшенчә бар- ул стимул нормалары дип атала. Шуның нигезендә Башкортостанның һәм Татарстанның шул компетенциягә ия булган дәүләт органнары җитәкчеләре аеруча хезмәтләре өчен граҗданнарны материаль яки мораль яктан бүләкләргә хаклы.Әйткәндәй, авторлар ике республиканың да җитәкчеләренә, кайбер депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм язучыларга «Ватанга тугры калдылар» документаль повестларын автогрофларын куеп бирделәр. Шик юк, ике тугандаш респулика җитәкчеләре, тиешле җәмәгать оешмалары бу китапның авторларын республика күләмендәге Дәүләт премиясенә( Муса Җәлил премиясенэ) лаеклы дип табарлар дигән ышаныч белдерәсе килә.Чөнки аларның документаль повесты Советлар Союзы Герое, Ленин примиясе лауреаты, патриот –шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган. Чынлап та патриотизм төшенчәсе гасырлар буена дөнья цивилизацияләре тудырган рухи кыйммәтләрнең берсе дип таныла һәм авторларның шушы документаль повесте моны ачык исбатлый.
Бу документаль повесть соңгы вакытларда Муса Җәлилнең каһарманлыгын инкар итәргә маташучы бәгъзе берәүләрнең нахагын юкка чыгара.
Бу хезмәт һичшиксез тиешенчә баһалауга лаек.
Хокук һәм дәүләт”Нәшрият йортының (Мәскәү) Башкортостан һәм
Татарстан буенча вәкиле, юр.фәннәр кандидаты, Башкортостанның
атказанган юристы Гаяз Фәйзуллин
УрГЮА экология һәм җир хокугы кафедрасы соискателе, юрист,
Лия Фәйзуллина
Адрес: Казан, Х. Такташ урамы, 41
Моб. 8919-640-77-64 и E-mail: gayaz fajzullin@yandex.ru
Тирән эчтәлекле, фотоиллюстрацияләргә бай булган китап чыгарган авторларның үзләре турында:
Басыйров Хәйдәр Фәйзрахман улы 1939 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туган. Хезмәт юлын Уфада техник училищесында төзүче һөнәре алып Казахстанның Кустанай шәһәрендә башлый. 1960-1965 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар һәм урыс телләре – әдәбиятлары бүлегендә укый. 1965 елдан алып Чакмагыш районының “Игенче” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1968-1975 елларда ВЛКСМның Чакмагыш райкомы беренче секретаре итеп сайлана. 1975-2002 елларда районның “Игенче” гәзите мөхәррире булып эшли. . 27 ел буе район гәзите мөхәррире йөген тарту чорында да гаять зур тәҗрибә туплый. Беренче китабы – “Кая бара бу дөнья” исемле хикәяләр җыентыгы 1999 елда басылып чыга. Аңа Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән. Ул район “Игенче” гәзите редакциясенең язучы Вазих Исхаков исемендәге премиясенә лаек була. Яшьлегендә ВЛКСМның XVII съезды делегаты итеп сайлана.
Басыйров Айдар Хәйдәр улы 1972 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш авылында туган. 1994 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1995 елда Уфадагы “Шәрык” радиокомпаниясендә тапшырулар алып бара. Университетта укыганда бер үк вакытта Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә дә белем ала. Ислам тәгълиматын тирәнрәк өйрәнергә теләп, 1996-1997 елларда Мисырның башкаласы Каһирә шәһәрендә “Әл-Әзһәр” университетында укый. Аннан кайткач, Чакмагыш районының “Игенче” гәзитенә бүлек мөдире булып урнаша. Әлеге көндә дә шул вазыйфаны үти. Гәзит битләрендә яшьләр, спорт, дин, мәдәният һәм башка темалар буенча мәкаләләре чыга. Җәмәгать башлангычында дини мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә.
2009 елда диссертация яклап, философия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1990 еллардан алып әдәби иҗат белән шөгыльләнә. , “Имтихан” исемле юмористик хикәяләр җыентыгы авторы. “Игенче” гәзите редакциясенең Вазих Исхаков исемендәге премиясе белән бүләкләнә.
Адреслары: 452200, Республика Башкортостан, село Чекмагуш, ул. Западная, 10.
Тел.: 8(34796) 3-28-69 (Хайдар Файзрахманович).8-917-784-68-00 (Айдар
Хайдарович) E-mail: aidar-basyrov@mail.ru