(17 февраль) Беренче тапкыр Свердловск өлкәсендә Татар аш-су көннәре 2012 нче елда үткәрелгән иде.
Инде 2014 нче елда татар аш-су көннәре фестивале өлкәнең Екатеринбург, Түбән Тагил, Михайловск, Красноуфимск, Слободотуринск шәхәрләрендә уздырылган.
Килгән кунакларны бәйрәм атмосферасы һәм чакырылган кунакларның кызыклы чыгышы көтә. Чара барышында күргәзмә , милли ашамлыклар белән таныштыру һәм мастер-класслар каралган.
Алдагы Татар аш-су коннәрен 2015 елның февраль-март айларында Свердловск өлкәсендә үткәрү планлаштырылган .
Әлеге чаралар аш-су остасы Юнус Ахметзянов истәлегенә багышланган.