(17 февраль) Яңа ел алдыннан башланып киткән “Казан утлары” конкурсы 500 меңгә якын тавыш җыйган. Тавыш бирүдә конкурс сайтында көн саен 20 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.
«Казан утлары» конкурсында шәһәр халкы һәм эшмәкәрләр катнашты. Декабрь ае буена конкурста катнашырга теләк белдереп 86 кеше регистрация утте. Һәрбер катнашучы әлеге чарага үзенең өлешен кертергә тырышты. Катнашучылар арасында сәүдә үзәкләре, банклар, район администрацияләре, белем алу учреждениеләре, балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә бар иде. Катнашучылар конкурс турында узләренең клиентларына һәм интернет челтәрендәге сайтларында сөйләп тордылар», -дип белдерде Иван Кузнецов.
Нәтиҗәләр һәм җиңүчеләр алдагы көннәрдә билгеле булачак. Элеге конкурсны ел саен уздырырга ниятлиләр.