(18 февраль) Рәсәй халыклары Ассамблеясы рәисе Светлана Смирнова Ассамблеяның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады.
2014 елда безнең оешма дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыруда, этникара мөнәсәбәтләрне ныгытуда үзеннән саллы гына өлеш кертте дип әйтә алабыз. Рәсәйнең барлык субъектларында төбәк бүлекләре һәм Ассамблея вәкиллекләре ачылды. Безнең этникара мөнәсәбәтләр челтәре никадәр киңрәк булса, бу мөһим эш шул дәрәҗәдә нәтиҗәлерәк була. Узган ел Волгоград, Сахалин, Ульяновск, Калуга өлкәләрендә, Удмуртия республикасында безнең бүлекчәләр рәсмиләштерелде. Бүгенге көндә Кырымда һәм Севастопольдә төбәк бүлекләрен ачу буенча эшләр бара. Рәсәйнең 85 субъектында 85 бүлек булдыру — безнең төп бурыч.
Бүгенге көндә без “рус тематикасына” кагылган иң мөһим мәсьләләрне хәл итеп барабыз. Рус милли үзаңына кагылган низаглар йодрык белән генә хәл ителә дигән гыйбарәнең киресен актив рәвештә исбатлап киләбез. Рус кешесендә чын мәгънәсендә тынычлык яратучы, низагларны дустанә юл белән хәл итәргә омтылган образ яши. Ул үзенең тарихын күз карасы кебек саклый, тугандаш халыклар мәдәниятына, гореф-гадәт, йолаларына олы игътирам белән карый. Рус халкы Рәсәйнең күпмилләтле халкыннан башка яшәүне аңына да китереп карамый. Бу безнең асылыбыз, бу һәрвакыт шулай булды һәм булачак. Рәсәй халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге нәкъ менә шундый позициягә корылган.
Үз илемнең гражданины буларак мин горурланып әйтә алам: безнең санап бетергесез дусларыбыз, партнерларыбыз бар. Ассамблея төрле дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни берләшмәләр, югары уку йортлары белән килешүләр төзеде. Алар арасында Сербия, Болгария, Черногория патриотик берләшмәләре бар. Ел башында Донбасс Халык Республикасының мәгърифәт министрлыгы белән килешү төзелде, шундый ук документ Новороссия парламенты белән әзерләнә. Украина проблемасы — безнең һәрберебезнең иң авырткан җире. Донбасс балаларына ярдәм итү буенча ДХР белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ассамблеяның Волгоград бүлеге әзерләгән беренче гуманитар йөк Новороссиягә җибәрелде.
Узган ел Ассамблея өч дистәдән артык төбәктә Бөтенроссия күләмендә мөһим чаралар уздырды. Төрле милләт вәкилләре безнең эшкә бик теләп тартыла, без моны зур канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә без “Россия милләтенең бердәмлеге” программасы кысаларында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мәгариф-методологик ресурс үзәге булдыру өстендә эшлибез. Ул Рәсәй Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы аша федераль бюджеттан финансланачак.
Ресурс үзәкләре барлык субъектларда оештырылырга тиеш. Милләтара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе әлеге үзәкләрдә тупланырга тиешле. Тиздән ресурс үзәгенең сайты эшли башлаячак.
Эшләнгән эшкә анализ ясаганда без әле бик күп проблемалар чишелеш көтеп ятканын аңлыйбыз. Ассамблея – иҗтимагый оешма. Ул акча эшләми, димәк керем юк дигән сүз. Шуңа күрә без актив рәвештә төрле конкурсларда, грантларда катнашабыз. Әмма һәрвакыт уңышлы гына булып чыкмый. Безгә киң күләмдә эшмәкәрлекне җәелдерергә кирәк. Мондый эшчәнлек проектларны тормышка ашыруда бик зур файда китерер иде. Алга киткән илләрнең Ассамблеялары тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнәсе бар, Мәсьәлән, Казахстан халыклары Ассамблеясы бик нәтиҗәле генә эшләп килә. Уңай тәҗрибә яңа идеяләр тудыра, омтылышларга этәрә.
Рәсәй халыклары Ассамблеясы рәисе Светлана Смирнова