(18февраль) Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский шулай дип белдерде. Ул Мәскәү астындагы миграция үзәгендә булып, мигрантларның медицина тикшерүләрен үтүе, имтихан тапшырулары, патент алу өчен документлар тапшыру процесслары белән танышты.
Рәсәйнең эре шәһәрләрендә ике дистәгә якын миграцион үзәк кирәк булачак. Әлеге үзәкләрдә мигрантларга хезмәт күрсәтү буенча барлык шартлар да булдырылырга тиеш, дип билгеләп үтте Федераль миграция хезмәте башлыгы. Бүгенге көндә Рәсәйдә барлыгы биш шундый үзәк эшли.
Чыганак: «РИА Новости»