(20 февраль) Казанда Рәсәй Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышы үтәчәк. 25 февральдән 28 февральгә кадәр Татарстан башкаласы Эчке эшләр, Оборона, Сәламәтлек министрлыклары, Тикшерү Комитеты, хөкемдарлар Советының диалогы мәйданына әйләнәчәк. Утырышта катнашучылар хастаханәләрдә, хосписта, ятим балалар йортларында, полиция бүлекләрендә, судларда, төрмәләрдә булачаклар, “Халык контроле” электрон системасының эшчәнлеге белән танышачаклар.