(26 февраль 2015) Александр Терентьев билгеләп узганча, Татарстан – этноконфессиональ өлкәдә бердәм федераль мониторинг системасын куллану буенча сынау төбәкләренең берсе.
Татарстанда берничә чиркәүгә ут төртелгәннән соң, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясенә беренчеләрдән булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм кулын сузуы – республикада төрле конфессия вәкилләре арасында үзара татулык һәм аңлашу булуының ачык дәлиле. Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында катнашкан РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко шулай дип белдерде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән үзара багланышлар департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм башкалар катнашты.
Олег Мельниченко билгеләп узганча, Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау системасы кулланыла. Башка төбәкләрдә әле бу система формалашып кына килә.
Утырышта 2014 нче елда ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү мәсьәләсе буенча төп доклад белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе, ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет секретаре Александр Терентьев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республикада кабул ителгән милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калуга йөз тоткан барлык программа документлары ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга, милләтара һәм конфессияара татулыкны тәэмин итүгә, төрле милләт вәкилләре арасындагы мөгамәләне яхшыртуга юнәлдерелгән. Александр Терентьев ТР дәүләт милли сәясәте концепциясе, «2014-2020 нче елларга ТРда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы, «Татар халкының милли тәңгәллеген саклап калу (2014-2016 нчы еллар)» дәүләт программасы, «2014-2020 нче елларда ТР дәүләт һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы, «2014-2020 нче елларда ТРда җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014-2016 нчы елларда ТРда террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы кебекләрне әйтеп узды. Аның әйтүенчә, әлеге программалар нигезендә 300дән артык чара гамәлгә ашырылган, моңа 330 млн сум акча сарыф ителгән.
Татарстанда этносара вәзгыятькә бәяләмәгә килгәндә, 2014 нче елның дүртенче кварталында сораштырылган затларның 84,6 проценты аның хакында, тыныч, тотрыклы, дип җавап биргән. 0,7 процент кеше вәзгыятьне киеренке дип саный. Сораштырылганнарның 83,6 проценты дини мөнәсәбәтләр өлкәсен тыныч һәм тотрыклы дип бәяләгән.
Александр Терентьев этноконфессиональ өлкәдә бердәм федераль мониторинг системасын куллану буенча Татарстанның сынау төбәге буларак билгеләнгән 11 субъект исемлегендә булуын әйтте. Моннан тыш, былтыр республикада ТР православие җәмгыяте торышын мониторинглау, оешкан җинаятьчелек һәм радикаль исламның үзара бәйләнеше дәрәҗәсе, ТР мөселман җәмгыяте торышын мониторинглау, ТРда этносара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау, ТРда керәшеннәрнең социаль халәте, җирле халыкның мигрантларны кабул итү дәрәҗәсен тикшерү кебек юнәлешләр буенча этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә 9 социологик тикшеренү уздырылган.
А. Терентьев сүзләренә караганда, Татарстанда 334 православие оешмасы бар, 1988 нче елда аларның саны 15, ә 2004 нче елда 209 булган. Республика территориясендә 467 православие объекты бар, шул исәптән 324 чиркәү, 241 православие объекты төзелгән, 26 храм реконструкция стадиясендә булса, 35 объект төзелеп килә.
Ислам диненә килгәндә, республикада 1336 мөселман дини оешмасы бар, 1988 нче елда 18 мөселман җәмгыяте булган, 2004 нче елда — 992. Татарстанда 1440 мәчет теркәлгән. 1988 нче елдан бирле 68 мәчет кайтарылган, 1372 мәчет сафка бастырылган, Аллаһ йортының 30ы төзелеш — стадиясендә. Мәчетләр каршындагы 600 гә якын башлангыч курсларда 13 мең кеше белем ала.
Докладчы әйтүченә, 2013 нче елның октябреннән, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча, имамнарның квалификациясен күтәрүдә округ үзәге эшли. Округның 8 төбәгеннән 508 имам гыйлем эстәгән.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, милләтара һәм конфессияра мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә яшьләр белән эшләү мөһим. Аларга милләтара һәм конфессияара сәясәт турында мәгълүмат җиткерү зарур. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бердәм, системалы эш таләп ителә. “Бүген республикада аңлашылмаучанлыклар юк, барлык мәсьәләләр буенча төрле конфессия вәкилләре белән фикер уртаклашабыз”, — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мәктәпләрдә төрле конфессия вәкилләрен чакырып, дин нигезләрен өйрәтү буенча эшне оештыру файдалы булыр иде. Президент теле- һәм радиоканаллар структурасында милли, төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алу заруриятен билгеләп үтте. “Бүген һәр милләт вәкиленең туган телен, мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш”, — диде ул. Рөстәм Миңнеханов татар телендә радиоканал булдыру өчен, ешлык бүлек бирү соравы белән Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә ниятләве хакында хәбәр итте.
Республика башлыгы Татарстан делегациясе составында башка төбәкләргә барган вакытта татар җәмгыятьләре вәкилләре белән аралашканын әйтеп узды. “Без төбәкләргә еш кына барабыз, безгә мәчет төзүгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, — дип, ул мәчетләр төзелеше өчен җир бүлеп бирмәү проблемасы күзәтелүен билгеләп узды. Президент ассызыклаганча, моңа юл куярга ярамый. — Бу һич тә дөрес түгел, барлык милләт һәм дин вәкилләренең дә мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш”, — дип, ул республикада мондый хәл булмавына ишарәләде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге принциплар Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләгәндә исәпкә алынган.
Чыганак: «Татар информ» ИА
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.