(26 февраль 2015) Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк.
Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ барлыгы 1 миллион метр «Георгиев тасмасы» җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп.
Предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдергәнчә, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод хезмәткәрләре бүген дә заказлар алуны дәвам итә. Аннары «Георгиев тасмасы»н заявкалардан тыш та әзерләргә кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер предприятие хезмәткәрләренең Җиңү бәйрәменә нинди күләмдә тасма җитештерүләрен билгеләү мөмкин түгел.
Чыганак: «Татар информ» ИА