Рөстәм Миңнеханов Алексей Кокоринга Курган өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм иткән, татар телен һәм мәдәниятен саклау калуга яхшы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Өлкәдә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты татар телен һәм мәдәниятен саклап калуның һәм гомум рухи кыйммәтләрне арттыруның мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов татар телен интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче «Ана теле» проекты, «ТНВ-Планета» иярченле телеканалы, «Татар иле» социаль челтәре һәм башка проектлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар бөтен дөнья татарларын берләштерүгә булыша.
Очрашуда катнашучылар тел һәм мәдәниятне саклап калу, яшьләрне тәрбияләү турыда фикерләштеләр. «Курган өлкәсе татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Кәримов сүзләренчә, бүгенге көндә татар теле өлкәнең 6 мәктәбендә укытыла. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбият укытучыларына кытлык сизелә. Якшәмбе татар мәктәпләре өчен методик эшләнмәләр булмау сәбәпле, андый формада белем бирү өчен укыту планнары һәм программалар эшләүдә ярдәм кирәк.
Очрашуда катнашучылар Курган өлкәсенең Шадрин районында уздырылачак Сабан туе бәйрәмендә көрәш үткәрүдә булышуны да сорады.
Аларны тыңлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогика училищеларында Курган өлкәсе өчен яшь белгечләр әзерләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.